Кайберәүләр НДФЛ түләүдән азат ителергә мөмкин

Россия Хөкүмәте, сәнәгатьчеләр һәм профсоюзлар белән берлектә, аз керемле кешеләрне физик затлар кеременә салым (НДФЛ) түләүдән азат итү мөмкинлеген карый. Бу хакта “РБК” Министрлар Кабинеты белән оешмалар арасында төзелгән килешү мәгълүматларына таянып яза.

Басма мәгълүматларына караганда, министрлык Россия Сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлеге, Бәйсез профсоюзлар федерациясе белән 2024-2026 елларга хехмәттәшлек турында килешүгә кул куйган. Профсоюзлар тәкъдиме белән, социаль һәм икътисадый тигезсезлекне бетерү өчен, документка салым сәясәтен үзгәртүне күздә тоткан пункт кертелгән.
“РБК” язганча, анда якларның яшәү минимумы күләмендәге керемнән НДФЛ түләтмәү мәсьәләсен карау бурычы кертелгән.

Исегезгә төшерәбез: соңгы өч айда гаиләдә бер кешегә туры килгән уртача кереме яшәү минимумыннан кимрәк булган очракта, мондый гаилә аз керемле булып таныла.


Фикер өстәү