Казанда «Җиңүнең зәңгәр яулыгы» акциясе узды

Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан «Рус җире» хәйрия фонды «Җиңүнең зәңгәр яулыгы» бөтенроссия акциясе оештырды. Бәйрәмгә килгән хатын–кызларга зәңгәр яулыклар өләштеләр.

“Җиңүнең зәңгәр яулыгы» – халыкара иҗтимагый проект. Зәңгәр яулык-хатын-кыз тугрылыгы һәм җиңүгә ышаныч билгесе.Әлеге чарага елдан-ел төбәкләр, илләр кушыла бара.
-Сугыш елларында Татарстан йөз меңләгән эвакуацияләнүчеләрне һәм яралыларны,шулай ук 70 фабрика,завод,Фәннәр академиясе институтларын,дәүләт оешмаларын кабул иткән.Республика халкы җиңүне бергәләп якынайткан. Яшьләр тылдагыларның тырышлыгын,илне саклаучыларның хәтерен онытмый.Әлеге чарада яшьбуын чын күңелдән катнаша,-ди «Рус җире» хәйрия фонды президенты,әлеге акциянең программа авторы Анна Данилова.


Фикер өстәү