Ирина Волынец: Хатын-кызлар нәзек җилкәләрендә бар авырлыкны күтәргән

Казан Җиңү паркында узган “Зәңгәр яулык” акциясендә бәйрәмгә килгән хатын–кызларга зәңгәр яулыклар өләштеләр. “Зәңгәр яулык» – халыкара иҗтимагый проект. Әлеге чарага елдан-ел күбрәк төбәкләр, илләр кушыла бара.

– Акция танылган җыр белән аваздаш. Ул тугрылык, өмет һәм зәңгәр күк йөзен чагылдыра. Вакыйга тәрбияви әһәмияткә ия. Балалар Ватаныбызның данлы тарихын белергә һәм илебезнең бөтен көчләре җиңүгә юнәлдерелгән булуын аңларга тиеш, – диде бәйрәм чарасында катнашкан Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец. – Без Җиңү символлары булган хатын-кызларны искә алабыз, алар үзләренең нәзек җилкәләрендә бар авырлыкны күтәргән. Тылда гына түгел, фронтта да ир-атлар белән бергә эшләгән. Бу – бөек батырлык. Очучы, снайпер хатын–кызлар да ирләр белән бергә алгы сызыкта булган. Бүген дә асыл затлар еш кына үз өсләренә зур җаваплылык ала, ир–атлар ролен башкара. Ялгыз аналар күп. Бер генә баланы ялгыз тәрбияләү дә – чын батырлык. Хатын–кызлар өйдәге вазыйфаларны башкарып калмыйча, бизнес белән шөгыльләнә, карьера төзи.


Фикер өстәү