Утырткан өчен утыртмасыннар

Бакча, дача тирәсен чәчәккә күмәм дип, артыгын эшләп ташламыйк. Кул-аяклар эшләмәс дәрәҗәгә җитмәсен, дип әйтүебез түгел. Бакчага ярамаган үсемлек утыртып, штраф чәпәрлек булмасын, дибез. Кайбер үсемлекләр күзне иркәләп, хуш ис бөркеп торса да, алар кеше һәм өй хайваннары өчен зыянлы булырга да бик мөмкин.

Үзе матур, үзе куркыныч

Участокларда булырга мөмкин иң куркыныч үсемлекләрнең берсе ул, әлбәттә, Сосновский балтырганы. Аның яфраклары да, серкәсе дә агулы. Балтырган янында озаграк торсаң, аңны югалтырга да мөмкин. Балтырган серкәсенең организмга эләгүе күңел болгануга, бугаз ялкынсынуга сәбәп була ала. Чүп үләннең согы да агулы, кешенең тән тиресен пешерергә дә күп сорамас. Күзгә тисә, кеше сукыраерга да мөмкин.

Бакча тирәсендә күренергә мөмкин булган тагын бер агулы үсемлек – аконит (аю табаны). Чәчәге матур булса да, үсемлекнең үзлекләре бер дә күңелгә хуш килердәй түгел. Аның да согы агулы, тәнгә аз гына тисә дә, пешүгә китерә. Организмга эләккән очракта, кешенең үзәк нерв системасы зарарланырга, хәтта паралич сугарга да мөмкин.

Ландышка да бакчада урын юк. Үсемлек бик зарарлы санала. Халык медицинасында киң кулланылса да, ландыш белән белер-белмәс дәваланырга һич ярамый.

Кыңгырау чәчәгенә охшаш дигиталис белән дә мавыкмаска киңәш итәләр. Ул кешеләр өчен дә, йорт хайваннары өчен дә бик зарарлы. Үсемлектә булган матдәләр йөрәккә зыян салырга мөмкин.

Биш таҗлы сары чәчәк казаяк (лютик) кешенең тән тиресен пешерергә, ә йорт хайваннарын исә хәтта үтерергә дә мөмкин.

Ә кемдер зарары булмаган үсемлекләрдән дә зыян күрә әнә.

– Җилдәктән (ветреница) ничек котылырга белмим, – ди Зинаида Большакова. – Казып та карыйм, бер файдасы юк. Үсемлекнең бер кечкенә генә тамыры калса да, янә бөтен дөньяны тутыра. Агулап карарга кирәктер дип тә уйланам. Әмма ул алмагачлар астында үсә. Агулап, алмагачларга зыян китерермен дип куркам. Ел саен казып та арыдым инде.

Бу һәм башка үсемлекләр белән агулансаң, нишләргә?

* Мөстәкыйль рәвештә үзеңә (йә агуланган кешегә) ярдәм күрсәтергә алынмаска, «ашыгыч ярдәм» чакыртырга;

* табибка нинди үсемлектән зыян күрүеңне хәбәр итәргә;

* табиблар килгәнче активлаштырылган күмер, минераль су эчәргә;

* косарга;

* ашказанын юдырырга (хастаханә шартларында!).

Рөхсәт юк

Штраф һәм җинаять җаваплылыгы. Үз участогыңда кайбер үсемлекләрне үстерү матурлыктан бигрәк әнә шундый күңелсезлекләр өстәргә мөмкин әле.

Чәчәк түгел, наркотик үсемлек!

Өчтөсле ипомея

Гармала

Турбина щитковидная (ак чәчәкле үрмәгөл төре)

Бу үсемлекләрне үрчеткән һәм орлыкларын саклаган өчен 300 мең сумга кадәр штраф та, 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү дә каралган.

Күптәннән гамәлдә булган штрафлар турында да белеп тору зарур. Чүп үләннәргә кагыла ул. Шуңа күрә бакча тирәсен һәрдаим тәртиптә тоту сорала. Әйтик, тузганак, кыр бөтнеге, мәк, кара солы (овсюг), дару ромашкасы, көнбагыш (подсолнечник сорно-полевой), шомбия (заразиха), билчән кебек үләннәр бакча территориягездә күпләп үрчеп ята икән, 500 сумга кадәр штраф түләтмәгәйләре. Алар бик көчле аллерген санала – сәбәбе шул.

Тынычландырырга ашыгып, шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: ике-өч үлән өчен берәү дә сүкмәячәк. Ә менә территория инде шулар белән тулган яисә максатчан рәвештә шушы үсемлекләрне утырткан очракта түләргә туры киләчәк.


Фикер өстәү