Ульяновск өлкәсендә 12 майда югалган мәктәп укучысы үле килеш табылган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
12 майда Ульяновск өлкәсенең Славкино авылында 12 яшьлек кыз югалган. Кызының югалуы турында гариза белән полициягә аның әнисе мөрәҗәгать иткән. Баланы эзләү белән полиция, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, тикшерүчеләр һәм волонтерлар шөгыльләнгән.
15 майда бала урмандагы чокырда тере килеш табылган дигән мәгълүмат барлыкка килә, әмма ул расланмый. Хәзерге вакытта кызның гәүдәсе табылганлыгы билгеле.
Бу вакыйга факты буенча балигъ булмаган баланы үтерү турында җинаять эше кузгатылган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat