Бу хакта “Татар-информ” клиниканың матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
Бу коточкыч хәлгә 55 яшьлек хатын-кыз коллегалары белән Иркутск шәһәрендә командировкада булганда юлыккан. Аю алар урнашкан йортларга керергә маташкан, ишек-тәрәзәләрне каерган. Хатын-кызның ире аюның игътибарын үзенә җәлеп итәргә маташканда һәлак булган. Ә хатын-кыз исә икенче кат тәрәзәсеннән сикереп, зур балтыр сөяген бик каты сындырган. Хастаханәдә аңа кичекмәстән ярдәм күрсәткәннәр. Шуннан, аягын торгызу өчен планлы операцияне кайда ясатырга, дигән сорау туган.
Хатын-кыз Татарстан табибларына мөрәҗәгать итәргә булган. Травматологларга бичараның аягын “сүтеп җыю” өчен бер вакытта өч операция ясарга туры килгән. “Табиблар аңа башта, тулысынча урыныннан кузгалган зур балтыр сөяген тигезләү өчен, Илизаров аппаратын урнаштырдылар. Шуннан соң бер сөякне шөрепле пластинка белән беркетеп, балтырның икенче сөягенә дә шундый ук пластина куйдылар. Аннан Илизаров аппаратын алдылар. Әле тагын бот сөяге балтыр сөяген аска таба кысып, зур проблема китереп чыгарды. Барысын да торгызырга һәм буынны “беркетеп” куярга туры килде”, – дип аңлатып үткән РКБның 1 нче травматология бүлеге җитәкчесе Гамил Гарифуллов.
Операция 4 сәгать дәвам иткән. Барысы да уңышлы узган. Хатын-кыз инде икенче көнне үк аягына басып, “ходунок” ярдәмендә йөри башлаган. Табиблар әйтүенчә, сырхауга тулысынча савыгу өчен ярты елга кадәр вакыт кирәк булачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез