Карагайны су баса ФОТО

Төмән өлкәсенең Вагай районындагы Карагай авылын хәтерли торгансыздыр. Ул милләттәшебез, Россия Герое Рөстәм Сәйфуллинның туган авылы. Монда яшәүче тырыш халыкның эш-гамәлләре белән дә укучыларыбызныгел таныштырып торабыз.

Авыл Иртыш елгасы буенда урнашкан. Су стихиясе башланганнан бирле карагайлылар, бәлки бәла-каза безне урап үтәр дип, өмет белән яшәделәр. Көне-төне алмашка кизү торып, дамбаны ныгыттылар. Ни кызганыч, булмады. Бүген эвакуация башлануын хәбәр иттеләр. Фотолардан күренгәнчә, герой исеме бирелгән мәктәп тә су астында. Зыян артык килмәсен, милләттәшләребез исән-сау булсыннар дигән теләктә калабыз.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү