Үз көенә биетә. Һава торышының «хәл»ен аңлыйбызмы?

«Табигатьнең начар чагы булмый», – дип җырлыйлармы әле? Җырларда җырланса да, һава торышының көйсезләнүен күзәтү бер дә күңелле түгел кайчак. Әле елмаеп кояш чыга, ул арада чиләкләп яңгыр коеп китә, шул ук вакытта бер тамчы яңгырга тилмереп утырган җирләр дә җитәрлек. Ә быелгы яз җәйге челләсен дә, кышын гына була торган карларын да күрсәтергә өлгерде. Табигатьтән тагын нәрсә көтәсе?

Климатта нинди үзгәрешләр бара? Кеше һава торышына тәэсир итә аламы? Һава торышына фаразлар ничек барлыкка килә? Ни өчен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җибәргән «смс-хәбәр»гә битараф карарга ярамый? «ВТ» шушы һәм башка сорауларга география фәннәре кандидаты, метеоролог, Казан дәүләт аграр университеты мөгаллиме Айсылу МОСТАФИНА белән бергә җавап эзләде.

Табигать «нервылана»

– Сер түгел, соңгы арада һава торышы кешене сынапмы сынады. Кышкы бураннарны искә алыйк та язга аяк баскандагы эсселәрне әйтик. Май аендагы салкыннар әле дә телдән төшми. Мондый үзгәрешләр нилектән килеп чыга?

Болар барысы да, иң беренче чиратта, климат үзгәрүгә бәйле. Климат  ул – билгеле бер җирлеккә хас булган күпьеллык һава торышы режимы. Ә һава торышы – билгеле бер вакытта һәм урында күзәтелгән метеорология һәм атмосфера күренешләре җыелмасы. Бу очракта безгә глобаль климат үзгәреше турында әйтергә кирәк. Уртача еллык, айлык температуралар күтәрелә. Болар үз чиратында бозлыклар эрүгә, дөнья океанының күтәрелүенә китерә. Барлык табигый системаларда баланс югала, димәк. Моны, бик гади итеп, табигатьнең «нервылануы» дип әйтә алабыз. Болар барысы да температура аномалияләренә, төрле гадәттән тыш күренешләрнең ешаюына китерә. Өермәләр, торнадолар, давыллар да климат үзгәрешләренә бәйле рәвештә килеп чыга.

«Глобаль җылыну» дигән төшенчә дә бар. Кешеләр моны бөтен Җир шарында температура күтәрелә дип уйларга мөмкин. Мәсәлән, бездә дә Төркиядәге кебек кызу була, дип фаразларга. Чынлыкта исә ул Җир шарындагы уртача еллык температураның күтәрелүе. Индустриализациягә кадәрге чорда 13,7 градус булган. Хәзер исә 14, 9 градуска җиттек.

– Ә бу күрсәткеч артса?

– Без аны бу күрсәткечтән арттырмаска тиеш. Арта икән, бер дә яхшы түгел. Чөнки ул арткан саен, гадәттән тыш күренешләр дә арта дигән сүз. Су басулар, бик көчле яңгырлар – барысы да шуның аркасында килеп чыга.

Дөнья күләмендә карасак, хәзерге вакытта климатта нинди үзгәрешләр күзәтелә?

Глобаль масштабта карасак, хәзер һава температурасының күтәрелүе күзәтелә. 10 елга – 0,18 градус бу. Дөньякүләм күрсәткеч өчен зур түгел. Әмма күтәрелү төрле җирдә төрлечә бара. Әйтик, Россиядә ул ике тапкыр диярлек күбрәк, ягъни 10 елга – 0,51 градус. Һәр унъеллык алдагысыннан җылырак. Бу башка күрсәткечләрдә дә чагыла. Мәсәлән, туфрак температурасы үзгәрә.

Шулай ук хәзер бездә явым-төшемнәр күләме арту күзәтелә. Әмма ешлыклары түгел. Ягъни бер көндә айлык норма явып китәргә, ә җиргә дым җитми калырга мөмкин. Аның шул начар ягы бар. Мондый күренешләрне июнь, июль айларында еш күзәтәбез.

– Май суыкларын ничек аңларга?

Җәйге һәм кышкы циркуляция бар. Апрельдә ул – җәйгегә, сентябрьдә кышкыга үзгәрә. Шулай итеп, язын – шомырт салкыннары, көзен – әбиләр чуагы булып ала. Бу – үзенә күрә «үзгәртеп кору» вакыты. Бу күренеш ник майда килеп чыкты? Безнең территориягә циклон килде. Циклон сәгать йөрешенә каршы юнәлештә йөри. Ул Төньяктан килгән һаваны суырып алып, безгә алып керде. Моннан тыш югарыда да циклон урнашты. Димәк, өстәге салкыннарны да үзенә тартты. Шуңа күрә җиргә салкын төште. Хәзер циклонны антициклон алмаштырды. Антициклон вакытында кояш җылыта, аның җылысы җиргә төшә, җирдән һава җылына. Төнлә исә, болытлар булмау сәбәпле, җылы өскә күтәрелеп китә.

«Айлык фаразларга тулысынча ышанырга кирәкми»

– Метеоролог буларак аңлатсагыз иде: һава торышын ничек фаразлыйлар?

Фараз ясау өчен, безгә Җир шарының бөтен ноктасындагы метеорологик күренешләрнең һәм элементларның күрсәткечләре кирәк. Шуннан соң без, кайларда циклон булуын аңлап, аның юнәлешләрен чамалый алабыз. Моннан тыш фаразлар барлыкка килсен өчен, махсус модельләр кулланыла. Гомумән, һава торышын билгеләгәндә, бик күп нәрсәләрне исәпкә алырга кирәк. Фаразлауның индекслары, формулалары, тигезләмәләре бик күп. Кулдан гына ниндидер фаразлар ясау бик катлаулы. Тигезләмәләргә кертеп, санап чыгару өчен генә дә берничә көн кирәк булуы бар.

Климат очрагында уртача характеристикалар зур вакыт аралыгында алына. Бөтендөнья метеорология оешмасы мәгълүматны 30 ел эчендә карарга киңәш итә.

– Ә җәйгә фараз бирә алабызмы? Синоптиклар «эссе булачак» дип кисәтә башлады бугай инде…

Моны алдан ук әйтеп булмый. Циркуляция ничек булачак? Аңа да бәйле бит. Әйтик, антициклон китә, дип фаразлыйлар. Әмма ул әле дә тора. Ә бәлки ул башка халәт алыр? Әле күп нәрсә билгесез.

– Һава торышын кагылышлы нинди фаразларга ышанырга?

Хәзерге мәгълүмат белән без 7 көнгә кадәр дөрес фараз бирә алабыз. Артыкка китә икән, микроклимат күрсәткечләре йогынтысында, фаразларда ялгышулар булырга мөмкин. Бик вак тоелган нәрсәләр дә фаразга йогынты ясый. Айлык фаразлар, гадәттә, һава торышы нормада булырмы-юкмы дигән сорауга җавап бирә. Айлык фаразларга бик үк ышанырга кирәкми.

Әйтик, май аеның салкын буласы алдан фаразланды. Анысы да 20 апрельдән соң гына. Чөнки, әйткәнемчә, фаразлау өчен, бик күп күренешләрне, процессларны исәпкә алырга кирәк иде.

Кыска вакытлы фаразларның төгәллеге югары була. Әйтик, 3 көнлекнеке – 98%, бишенче тәүлеккә – 80 процентка, унынчы тәүлеккә ул 50 процентка гына кала. Шуңа күрә дә һава торышын рәсми сайтлардан карарга киңәш итәр идем. Һава торышы физика процессларына бәйле. Әйтик, каядыр җир өслеге тизрәк кызса, кара туфрак кына ятса яки туфракта үсемлекләр шытып чыккан булса, болар барысы да һава торышына йогынты ясый.

«Кечкенә гамәлләребез булышыр иде»

– Кеше һава торышына ничек тәэсир итә һәм үзебезнең йогынтыны ничек тә булса киметә алабызмы?

Әлбәттә, бер аерым кеше генә һава торышына йогынты ясый да алмыйдыр шикелле. Климат үзгәреше  ул – дәүләт дәрәҗәсендә күтәрелә торган сорау. Һәм ул сорауны әледән-әле күтәреп торалар. Антропоген факторларның тәэсире бик зур, билгеле. Белгечләр аны киметү өчен эш алып бара. Килешүләр, конференцияләр оештырыла.

Гади кеше моңа нинди өлеш кертә ала соң? Әлбәттә, машинада йөрүләрне, мунча, газ ягуны, заводлар эшен туктата алмыйбыз бит инде. Ул – безнең яшәешебез, көнкүрешебез. Һич югы чүп-чарны дөрес итеп җыю, каты калдыкларны, пыяланы җиргә ташламау файдалы булыр иде. Әйтик, батарейкаларны булса да ташламыйча, махсус җыя торган урыннарга тапшырырга. Аны хәзер кибетләрдә дә җыялар бит инде. Шул ук дезодорантларны да бит гадәти чүп җыю контейнерларына ташларга ярамый. Кешеләрнең аңлы гамәлләре аз гына булса да булышыр иде. Әкренләп шуңа таба барабыз.

«Сынамышларга фәнни аңлатма бар»

– Метеоролог буларак, халык сынамышларына ничек карыйсыз? «Фәлән фәлән булса, төгән булыр» дигәннәренә ышанасызмы? Алар метеорологик фаразлар белән рас киләме?

– Аларның барысына да физик процесс буларак карарга кирәк. Кояш кызарып баеса, икенче көнгә яңгыр була, дибез инде. Бу ни өчен шулай? Аңа да фәнни аңлатма бар. Бу үзе үк – физик күренеш бит. Ягъни дым арткан һәм кояш нурларының сынуы болытларда чагыла. Авылдагылар «халык синоптиклары»на күбрәк ышана, авылдагылар табигатькә якынрак. Ә без шәһәрдә андый күренешләрне күрмибез дә, игътибар да бирмибез.

– Киләчәктә нинди табигать күренешләрен ешрак күзәтә алачакбыз? Әйтик, соңгы арада безнең якка бик үк хас булмаган төньяк балкышын күзәттек…

Кояш тәэсире бик артты. Кояшта бик куәтле «шартлаулар» бара, Татарстан җирлегендә төньяк балкышларын шуңа күрдек тә. Чыннан да, безнең җирлеккә хас нәрсә түгел ул. Болар безнең климатка соңрак йогынты ясаячак әле, ди галимнәр.

Әйткәнемчә, тора-бара давыллар ешрак күзәтеләчәк. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының смс хәбәрләренә игътибарлы булсак иде. Аңа битараф калырга ярамый.

Андый смсларда җил тизлеген м/секундларда язалар. Минемчә, аны үзгәртергә, км/сәгать белән язарга кирәк. Чөнки кешенең фәлән-фәлән м/секунд дигәнгә әллә ни исе китмәскә мөмкин. Әйтик, 33 м/с ул бит инде сәгатенә 100 чакрым дигән сүз. Ул – бик зур тизлек. Бофорт шкаласы дигән төшенчә бар. Ул җилнең җирдәге предметларга һәм диңгез өслегенә тәэсирен күрсәтә. Мәсәлән, 14–17 м/с – көчле җил инде ул. Аны км/сәгатьләрдә күрсәтсәк, ул 50–61 км/сәгать булачак. Бу җил зур агачларны да селкетергә мөмкин. Мондый җил вакытында йөрү дә кыенлаша. Җил 20 м/с артып китсә, монда инде шторм көтәргә кирәк. Бу вакытта җил йорт түбәләрен дә алып китәргә мөмкин. Шуңа да кисәтү хәбәрләренә һәрвакыт игътибарлы булырга кирәк.

 

Уңыш бирерме?

Чия, слива, абрикос, төче чия кебек җимеш агачлары быел уңыш бирмәскә дә мөмкин. Агроном Владимир Диденко әнә шулай дип белдергән бит әле. Бу хакта ул «Челнинские известия» басмасына әйткән. Баксаң, бу агачларга быелгы суыклар начар тәэсир иткән. Кояш кына аларны җылытырга өлгермәячәк

икән инде. Бигрәк тә әле былтыр гына уңыш биргән яшь агачлар куркыныч астында, чөнки аларның бар көче җимеш формалаштыруга тотылган булса кирәк.

Ә менә груша агачларын әле күзәтергә кирәк, ди агроном Диденко. Алмагачларга килгәндә, аларга әллә ни зыян килмәскә тиеш. Чөнки алмагачлар соңрак чәчәк ата. 5–6 градуслы суыклар вакытында алар әле чәчәктә утырмаган.

 

 


Фикер өстәү


9790