Рөстәм Миңнеханов Марат Хөснуллин белән Сәрик Жумангарин очрашуында катнашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллинның Казахстан Премьер-министры урынбасары Сәрик Җумангарин белән очрашуында катнашты. Очрашу «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.

Марат Хөснуллин билгеләп үткәнчә, Россия белән Казахстан арасындагы мөнәсәбәтләр дустанә характерда. «Безнең илләр арасындагы мөнәсәбәтләр бик тыгыз, күптәннән формалашкан, – диде ул. – Узган ел гына да безнең илләр лидерлары алты тапкыр очрашты. Бездә уртак эш күләме бик зур – барлык тармакларда диярлек. Үзара товар әйләнеше артты».
Марат Хөснуллин «Төньяк – Көньяк» халыкара транспорт коридоры проектын гамәлгә ашыруны мөһим һәм җитди темаларның берсе дип атады.
Үз чиратында, Казахстан Премьер-министры урынбасары Сәрик Жумангарин, очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Россия халкын тугандаш дип санавын әйтте. «Сез безнең кардәшләр, һәм безнең мөнәсәбәтләр тиешенчә үсә. Мин һәрвакыт билгеләп үтәм, безнең мөнәсәбәтләр – югары стратегик партнерлык мөнәсәбәтләре», – диде ул.


Фикер өстәү