Рәмзия Мөхетдинова: «Пионерияне юкка чыгару зур җинаять булды»

Менделеевск районының Бәзәкә авылында яшәүче Рәмзия апа Мөхетдинова һаман да пионерияне сагына әле. Аны бетерүне дөрес түгел дип санаса да, замана яшьләренә башка оешма кирәк, дигән фикердә ул. Аның белән кызыл галстук кадере, тәрбия, яшьләрнең кыйбласы турында сөйләштек.

“Авылны сигезгә бүлдем”

Районда беренчеләрдән булып төрле яшьтәгеләрнең пионер отрядын төзи Рәмзия. Авылны яшәү урыны буенча сигез микрорайонга бүлә. Һәр отряд үз җирлегенә караган эшләрне башкара. Әйтик, сугыш ветераны, ялгыз яшәүче әби–бабайлар бар икән, шуларга булыша. Үз җирлегендәге чишмәне карап тота, зират тирәләрен җыештыра. Фермадагы бозауларны шефлыкка ала. Колхозга бәрәңге алырга, башка эшләрдә ярдәм итә. Моннан тыш, бергәләп тимер ватыклары, макулатура җыялар. Авылда бик күп төп агач һәм куаклар утыртканнар. Дружинада Кошлар көне һәм сыерчык ояларына смотрлар үткәрелгән. Сайлаулар вакытында клубта көне буе концерт күрсәткәннәр. Пионервожатый буларак, Рәмзия һәрбер эшне тикшереп йөргән.

Укучы да, укытучы да!

– Балаларны яраттым. Мәктәптә укыганда ук актив булдым. Миңа бер гаиләдән ике авыру баланы укытырга куштылар. Ул вакытта 10–11 сыйныфта укый идем. Хезмәт кенәгәм шул елларда ук ачылды, – ди 77 яшьлек Рәмзия апа Мөхетдинова.

Бәзәкә мәктәбендә укыганда ике ел Чиләбе шәһәрендә дә укып кайткан әле ул.

– Кызык булды ул. Мин 7 нче сыйныфны тәмамлаган идем. Ноябрьдә мине комсомолга алдылар. Абыем Әнвәр Тын океанда су асты көймәсендә хезмәт итте. Декабрь аенда кайтты да: “Син русчаны да юньләп белмисең икән бит. Әйдә, Чиләбегә алып барам, русча өйрәнерсең”, – диде. Барасы килмәсә дә, абый алып китте. Мине меңләгән бала укыган зур мәктәпкә укырга бирде. Анда килеп керүгә директор: “Немец телең кайда?”– дип сорады. Татар мәктәпләрендә 9 нчы сыйныфтан гына керә иде әлеге фән. Директор билгеләрне карады да: “Декабрь азагында килдең, шуңа күрә сине 5 нче сыйныфка алабыз”, – ди. Мин елап ук җибәрдем. Әйбәт кенә укысаң, 7 нче сыйныфка күчерермен, дип юатты.

Шәһәр мәктәбендә мохит башкача. Әле бит комсомолка Рәмзиягә галстук тагып йөрергә туры килә. Сыйныф җитәкчесе өеннән улының иске галстугын алып килә. Шулай да бик кадерле була ул. Комсомол значогын тагарга кушмыйлар. Тик Рәмзия аны барыбер алъяпкычының эчке ягына яшереп тагып йөри.

Чиләбедә ике ел рус телен өйрәнеп, туган авылына кайта. Мәктәптә 8 нче сыйныфтан укуын дәвам иттерә. Өстәвенә, укуны 11 ел итеп үзгәртәләр. Шулай итеп, мәктәпне нибары 20 яшьтә генә тәмамлый. Аннан Алабуга пединститутына укырга керә. Диплом алгач, яшь укытучыны шушы райондагы Иске Юраш авылына укытырга җибәрәләр. Булачак сөйгән яры белән шунда таныша. Өйләнешкәч, ирен армиягә алалар. Рәмзия исә олы яшьтәге әнисен карарга дип (әтисе – сугыш ветераны. Ул 1952 елда ук вафат булган – автор) Бәзәкәгә кайта. Мәктәптә рус һәм татар телләрен, әдәбиятын укыта.

Дуслык булсын!

Бәзәкәдәге легендар пионервожатый Әдия апа Ибраева лаеклы ялга: “Үз урыныма бары Рәмзияне генә калдырам”, – дип китә. Кызның оештыру сәләтен күргән, димәк. Үз эшенә беркайчан да тап төшерми Рәмзия. Бөтенсоюз пионер маршында аның пионерлары – гел алдынгы урыннарда. Театр түгәрәкләре оештырып, “Сак–сок” бәетен сәхнәләштереп, республика районнарында спектакль күрсәтәләр. Иҗат кешеләре белән очрашулар уздыра.

Рәмзия апа Мөхетдинова белән тәрбия турында да сүз кузгаттык.

– Пионериянең бетүенә тешебез–тырнагыбыз белән каршы идек. Балаларны туплап йөрттек, идеяләр бирдек. Начар укыганын да үсендерә белдек. Алар үз көченә ышанып, төрле чараларда катнашып, җәмгыятькә файда китерде. Пионерлар – алар самими, һәр сүзгә ышана, әйткәнне тыңлый. Балаларны берләштергән, чирәмдә генә түгел, күңелләрендә учак яндыра торган оешма иде ул. Пионерияне юкка чыгару зур җинаять булды, – ди пионервожатый.

Аның әйтүенчә, хәзерге әти–әниләр балаларын тир түктерү яклы түгел. Мәктәптә такта сөрттерергә ярамый. Эшләтәләр дип, прокуратурага шикаять язалар.

– Дөрес гамәл түгел. Без балаларны эштән биздерәбез. Өйдә дә эшләргә яратмый башлый алар. Ниһаять, быел мәктәпкә хезмәт тәрбиясен кире кайтардылар, –ди пенсионер укытучы.

Пионериягә алмаш кирәкме? Рәмзия апа бу урында Татарстан варислары берлеген мактады. Тик анысы турында да иде дип кенә сөйләргә калды.

– Президент Владимир Путин балалар оешмасын төзергә кирәк диде. “Татарстан варислары” файдалы иде. Республика тарихын өйрәндек. Бәйгеләрдә катнаштык. Нишләп шуларны кайтармаска? Патриотик юнәлештә булса, тагын да әйбәтрәк. Яшьләр урамда велосипедта, матайда чабып, телефоннан аерылмыйча, гомерен заяга үткәрә. Бер–берсе белән аралашмыйлар, тел байлыгы югала. Әдәби китап укымыйлар. Оныкларымнан да әйтәм моны. Безгә кунакка кайткач, чәй эчәләр дә, кулларына телефон тотып, икесе ике почмакка барып утыра. Менә бу очрашумы? Орышып та куям. Ил күләмендә берәр җаен табарга кирәк. Балалар арасындагы дуслыкны дәвам иттерик.

 


Фикер өстәү