Август аенда киләчәк коммуналь хезмәтләр өчен түләү квитанцияләрен борчылып көтәсезме? Ник дигәндә, 1 июльдән ил күләмендә коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар артты бит. Татарстанда бәяләр уртача 10,8 процентка өскә үрмәләде. Июль үзгәрешләрен кичергән түләү квитанцияләре тиздән ияләренә килеп җитәчәк. Ут-су, газ өчен ничек түлисе соң инде хәзер?
Республикада яшәүчеләр нинди дә булса ташламаларга өметләнә аламы? Ни өчен хәлле кешеләрнең «коммуналка» өчен бурычлары күп? Хөкүмәт йортында тариф үзгәрешләре турында аңлаттылар.
Сәбәпләре җитәрлек
Исегездә булса, тарифлар 1,5 елдан артык үзгәрмәгән иде. Инде хәзер быелгы җәйге «күчтәнәч»нең сәбәпләрен дә беләбез. Татарстанның тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев әйтүенчә, бу иң элек – федераль таләп. Моңа өстәмә сәбәпләр: яңа инфраструктура объектларын файдалануга тапшыру чыгымнары, энергия ресурсларына бәяләр үсү, хезмәт хакы күләме арту, яңа объектларны эксплуатацияләү чыгымнары да керә.
Бар нәрсә дә чагыштыруда беленә дигәндәй, комитет башлыгы тарифлар үзгәргәнче бар юнәлештә бәяләрнең ничек «уйнавын» телгә алды. Әйтик, дизель ягулыгы 12,7 процентка артты (2022 елның 1 декабреннән 2024 елның 1 июленә кадәр чорда), азык-төлек кәрзине – 13,2, торак базары 36,2 процентка югарыга үрмәләде. Хезмәт хаклары 31,2 процентка арткан.
Александр Груничев әйтүенчә, оешмалардан килгән гаризаларда тарифларны 37,1 процентка кадәр арттыру тәкъдиме булган. Әлеге санны 3,5 тапкыр диярлек киметә алганнар.
Байлар да елый
9,5 млрд сум бурыч! 2000–2024 еллар аралыгында Татарстанда яшәүчеләрнең торак-коммуналь хезмәтләр өчен җыелган әҗәте шул санга җиткән. Идарәче оешмаларның бурычы бераз кимрәк, ди. Иң кызыгы шул: әҗәтлеләрнең күпчелек өлеше – хәлле кешеләр. Республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов шулай дип гаҗәпләндерде. Коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар юкка чыкмый дип тә өстәде.
– 300 мең сумнан артыграк бурычлары булган кешеләр дә бар. Мондый әҗәтлеләрне өйрәнгәннән соң, шундый нәтиҗәгә килдек: кагыйдә буларак, бурычлылар – хәлле кешеләр. Алар фатирларын арендага биреп тора, шул рәвешле вакытында «коммуналка»ны түләми, үзләре башка шәһәрдә яши, – диде ул.
Тарифлар күпмегә арткан?
Табигый газ – 7,47 сум (+10,2%).
Газ плитәләре булган йортларда электр энергиясе өчен түләү – 5,09 сум (+8,8%).
Электр плитәләре булган йортларда электр энергиясе өчен түләү – 4,10 сум (+14,5%).
Авыл җирлегендә электр энергиясе өчен түләү – 3,57 сум (+8,8%).
Күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә каты көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен бер кешедән – 108,08 сум (+4,0%).
Авылда яшәүчеләргә –117,24 сум (+4,0%).
Җылылык энергиясе тарифы – 2388,45 сум (+10,8 %).
Юынтык суларны чыгарган өчен республика буенча уртача тариф – 33,81 сум (+15,7%).
Сан
Республикада яшәүче һәр бишенче кеше ТКХ түләве буенча ташлама ала.
700 мең кеше – ТКХ түләве буенча субсидия иясе.
1394 сум – субсидия күләме.
Чулпан Галимова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat