Искенең яңасы. 1 сентябрьдә мәктәпләрдә нинди үзгәрешләр көтелә?

Укучылар җитдиләнмәгәе. Яңа уку елыннан мәктәпләрдә гаилә белеме дәресләре керә башлый. ОБЖ фәне, үзгәртелеп, «Ватанны саклау һәм иминлек нигезе» исемен йөртәчәк. Хезмәт дәресләре дә яңара. Телефоннарны кирәк чакта гына бирәчәкләр. Россия юристлар ассоциациясе рәисе Сергей Степашин мәктәпләрдә хокук укытырга да тәкъдим итә. Ә мәктәпләр мондый үзгәрешләргә әзерме?

Гаилә белеме

Гаилә белеме дәресләрендә беренче чиратта укучыларга гаиләнең нигә кирәк булуы, аны берләштерүче шөгыльләр турында сөйләргә җыеналар. Үз парыңны табу, гаилә бюджетына кагылышлы киңәшләр дә биреләчәк.

Бу кайбер мәктәпләр өчен яңалык та түгел. Элегрәк аның югары сыйныфта укытылганы бар иде. Билгеле, соңгы дистә елларда бу тема читтә калды. Ә менә Кукмара районының Мәчкәрә мәктәбендә аны түгәрәк буларак алып баралар. Моның өчен география укытучысы белемен махсус күтәреп кайткан.

– «Гаилә белеме» курсларына 20ләп укучы йөрде. Гадәттә гаилә традицияләре, гаилә кору һәм башка темалар кузгатыла. Быел да дәвам иттерәчәкбез. Файдасы бар. Безнең җирлектә аерылышучылар юк, – ди мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гүзәл Хәмидуллина.

Татарстан Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге директоры Айгөл Хурамшина да мәктәптә гаилә белемен өйрәтүне хуплый.

– Бу – бик кирәкле дәрес. Әмма артыгын тырышып җибәрә торган гадәтебез бар. Аны керткәндә, сак булырга кирәк. Хәзерге балалар – максималистлар. Арттырып җибәрсәк, кабул итмәскә дә мөмкиннәр. Яшь буынга бүген гаилә кыйммәтләрен тапшыручылар азайды. Әти-әниләр эштә, әби-бабайлар оныкларны бик күрми. Шуңа күрә мәктәпкә йөклиләр дә инде. Мәктәп булдырырмы – анысын вакыт күрсәтер. Программасы бик әйбәт. Ул гаилә кыйммәтен үстерү мохите булдыруны күздә тота. Гаилә сәламәтлеге, мәхәббәт, дуслык турында да сүз алып барыла. Аерылышучылар санын да киметергә тиеш дип уйлыйм. Анысы тора-бара күренер. Әти-әниләрне дә бу эшкә җәлеп итәргә иде. Нәрсә сөйләргә ярый, нәрсә ярамаганлыгын аңлатырга кирәк. Әле бит кадрларсыз да булмый. Бу темаларны әзер белгечләр укытырга тиеш, – ди Айгөл Хурамшина.

Тарих дәреслекләре

5–9 сыйныф укучылары тарихны яңа дәреслекләр буенча өйрәнә башлый. Яңартылган басмада Украинадагы махсус хәрби операция барышы, шулай ук илнең территориаль чикләрен үзгәртү дә чагылыш табачак. Президент Владимир Путин, Россия тарихы дәреслекләре дөрес булырга һәм башка дәүләтләр мәнфәгатьләрен канәгатьләндерүне күздә тотмаска тиеш, дигән таләп куйды.

Айрат Миннәхмәтов Менделеевск районындагы Камай мәктәбендә 20 ел тарих укыта. Әлегә яңа дәреслекләрне кулына тотып карамаган.

Заманага карап үзгәрсә, файдасы бар инде, әлбәттә. Дөнья бер урында гына тормый, – ди Айрат Миннәхмәтов. – Әмма чорга карап, тарихның өстен аска китерүне дөрес түгел дип саныйм. Без, тарих укытучыларына, авыр. Башта фактлар бер төрле сөйләнсә, вакыт белән икенчегә боралар. Яңа хөкүмәт җәмгыятьтәге чараларны яңача күрсәтергә тырыша. Элек безне: «Аклар начар, кызыллар әйбәт», – дип өйрәттеләр. Узган гасырның туксанынчы елларында исә, аклар аның кадәр үк начар түгел, кызыллар да алай яхшы түгел икән, диделәр. Чорга карап фактлар үзгәреп тора. Яңа китапларда ничек күрсәтелер, шунысы кызык. Украина вакыйгалары яңа дәреслекләрдә чагылырга тиеш. Ул бит – тарих. Тик ничек күрсәтелер, анысы четерекле мәсьәлә. Бердәм дәреслекләр кирәк.

Яңа ОБЖ

ОБЖ предметы «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре»нә әйләнә. Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцов белдергәнчә, мәктәптә Ватанны саклауга бәйле компонентларга басым ясау мөһим.

Дәрестә башлангыч хәрби әзерлек, медицина нигезләре, шулай ук гадәттән тыш хәлләргә урын биреләчәк. Яңа стандарт буенча урта сыйныфлар Россиянең Кораллы Көчләре, гомуми хәрби уставларны өйрәнә башлый. 10–11 сыйныфларда үсмерләргә пилотсыз очу аппаратлары, хәрби чакырылыш һәм контракт хезмәте турында да сөйләмәкчеләр.

Казандагы 18 нче гимназиянең ОБЖ укытучысы Индира Гыйззәтуллина әйтүенчә, мәктәпләрдә ОБЖ сәгатьләре җитә.

– Дәресләрдә болай да устав, хәрби әзерлек өйрәтелә. Минем аңлавымча, советлар заманында башлангыч хәрби әзерлекне хәрбиләр укыткан кебек укытасылары килә. Сәгатьләр саны артмый, модульләр өстәләчәк дип әйтәләр. Әдәбиятмы, тарих, башкасымы – һәрбер дәрестә патриотизм темасына урын бар. Укытучы үзен патриот кебек күрсәтсә, ул балаларга да күчә. Яшьләр тормышка әзер дип саныйм. Хәзерге балалар мошенникларга саграк карый. Олылар күбрәк ялгыша. Әмма тормышка әзерлек гаиләдән дә килә. Әти-әнисе өйрәтмәсә, мәктәп кенә моны биреп бетерә алмый, – ди Индира Гыйззәтуллина.

Телефонсыз дәрес

1 сентябрьдән укучыларга дәресләрдә телефоннар куллану тыела. Шул ук вакытта кирәк очракларда шалтыратырга рөхсәт итәчәкләр.

Телефон дигәндә, әти-әниләрнең фикере икегә бүленә. Берәүләр баланың кулыннан телефонны алырга ярамый, дип кырт киссә, икенчеләр, мәктәпкә укучы укырга бара, аның кирәге юк, ди.

– Айбулат улыбыз башлангыч мәктәптә телефонын гел өйдә калдырып йөрде. Элемтәгә керү өчен укытучыныкы да җиткән. Әгәр дәрестә телефонда уйнап утырсалар, аларның укуда нинди гаме калсын? Быел улыбыз 5 нче сыйныфка бара. Дәрестә төрле темалар үткәндә телефонның кирәге чыгармы-юкмы, белмим. Ул очракта каршы килеп булмый. Дәрестә телефонны тыйсалар, укытучыга күпкә җиңелрәк булачак. Алайса хәзер аның хокукы укучыныкыннан да түбәнрәк бит. Болай булырга тиеш түгел, – ди Сабада яшәүче ике бала атасы Марат Әхмәтвәлиев.

Мәҗбүри хезмәт

1 сентябрьдән мәктәпләрдә хезмәт дәресләре укытыла башлый. Иске яңа фән, ягъни технология «Хезмәт» дип аталачак. Программа биш мәҗбүри һәм өч ирекле модульдән торачак. Әйтик, «Җитештерү һәм технологияләр», «Материалларны һәм азык-төлек продуктларын эшкәртү технологияләре», «Компьютер графикасы», «Сызым», «Робототехника», «3D-модельләштерү» дигәннәре аеруча мөһим. Болар беренче чиратта мәктәпнең мөмкинлекләренә бәйле булачак. Теләгән очракта балалар «Терлекчелек» һәм «Үсемлекчелек»не дә өйрәнә алачак.

Балтач районының Кече Лызи мәктәбенең технология укытучысы Рифат Зиннәтуллиннан: «Бүген балалар чүкеч тота беләме?» – дип сорадык.

– Программа бездән генә тормый, ничек куялар бит. Әгәр әти-әниләр аңларга теләмәсә, һавада чүкеч кагып буламы? Булмый шул. Башта дәреслеге булсын иде әле аның. Элек бар иде ул. Моңа кадәр 5–7 сыйныфларга технология ике сәгать укытылды. Башлангычта да керә ул. Быелгысы ничек булыр, билгеле түгел. Җиһазы, китабы һәм әти-әни теләге булса, бар да булыр. Әти-әни кирәк дип санамаса, мәктәп кенә өйрәтә алмый, – диде ул.

Хокук белеме кирәк

Россия юристлар ассоциациясе рәисе Сергей Степашин фикеренчә, җәмгыять белеме фәне кирәкле хокукый белемнәрне бирми. Шуңа күрә аны программага мөстәкыйль дисциплина буларак кертергә кирәк.

– Җәмгыять белеме дәресләрендә социология, философия, политология, хәтта икътисад тарихы нигезләре өйрәнелә. Әлеге гыйлемнәр җәмгыять турында гомуми күзаллау тудыра, әмма хокук буенча юк. Шуңа күрә программага хокук дәресләрен кертергә кирәк. Әлеге фән укучыларның хокукый культурасын арттырачак, – диде Сергей Степашин.

 

Яңа уку елын ничек көтәсез?

Айдар Шәмсетдинов, Казандагы «Адымнар» күптелле белем бирү комплексы директоры:

Хәзерге вакытта укытучылар ялда. 15 августтан соң эшкә чыга башлыйлар. 1 нчегә 13 сыйныф тупладык. Әмма шунысы борчый: балалар саны кими бара. Туучы сабыйлар аз чөнки.

Мәктәпләргә әллә нинди яңалыклар кертеп булмый. Документлар федераль үзәк тарафыннан җайланган. Үзебезнең татар телен саклап калсак, бик тә яхшы булыр. Безнең татар теле корпусында балалар татар теле һәм әдәбиятын атнага биш тапкыр укый. Бу – иң күп сәгать саны, башкача берничек тә үзгәртеп булмый.

Укытучыларны табу бик авыр. Кытлык бар җирдә дә күзәтелә. Хәзерге вакытта күбесен тупладык инде. Әмма шуны истә тотарга кирәк: укытучының уртача нагрузкасы 30 сәгатьтән артык. Димәк, вакансия булмаса да, чынбарлыкта укытучыларга яшерен кытлык дигән сүз бу. Беренчедән, эш хакы кечкенә, шуңа күрә күбрәк укытырга мәҗбүр. Икенчедән, башка укытырлык кеше юк. Аеруча рус теле укытучыларын табу авыр. Җәй буе бу вакансия эленеп тора. Студентларны да җәлеп итәбез. Әмма укытырга ашкынучылар юк. Монда берничә проблема бар. 9 һәм 11 нче сыйныфларда укучыларны рус теленнән имтиханга әзерләргә кирәк. Бу – иң катлаулы фән. Җаваплылык укытучы җилкәсенә төшә. Икенчедән, әзерләнүче кадрлар да азрак. Хәзерге вакытта башлангыч мәктәптә белгечләр кирәкми. Балалар саны кими бара, зур параллельләр 5 нче сыйныфка күчә, керүчеләр азая. Шуңа күрә башлангыч укытучылары мәсьәләсе хәл ителде.

Технология дәресләре моңа кадәр дә бар иде. Исеме генә үзгәртелде. Такта, тузан сөрттерүдән бервакытта да баш тартмадык, балалар ашханәләрдә кизү торды. Табигый нәрсә бит бу. Әгәр фикереңне әти-әниләргә дөрес итеп җиткерсәң, алар хупласа, балаларын бөтенләй булдыксыз итеп үстерергә теләмәсәләр, уртак фикергә килү мөмкинлеге һәрвакыт бар.

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү