Сугыштан соң иркен суларга өлгермәгән, әмма матур киләчәккә өметләнеп яшәгән татар авылы. Кыерсытылган, әмма бирешмәгән татар хатыны. Меңнәрнең иңенә төшкән тормыш мәшәкатьләре. Илгиз Зәйниев Тинчурин театрында татар тамашачысы өчен татар тормышы турында спектакль чыгарды.
Тинчуринлылар 91 нче театраль сезоннарының икенче премьерасын тәкъдим итте. Режиссер һәм драматург Илгиз Зәйниевне чакырып, бөтен труппалары белән «Туган-тумача» спектаклен куйдылар. Авторы да – Илгиз Зәйниев. Әсәр 2008 елда тормыштан алып, әбисе сүзләренә нигезләнеп язылган. Монда 1950–1970 нче елларда татар авылында яшәүчеләрнең тормышы күрсәтелә. Сүз уңаеннан, бу әсәр «Яңа татар пьесасы – 2008» бәйгесендә җиңгән иде.
Спектакльнең рәссамы – Булат Ибраһимов, композиторы – Ильяс Камал. Иҗат төркеменнән бу ике кешене аерып язуыбыз юкка түгел – моны бераздан үзегез дә аңларсыз. Инде эчтәлегенә күчик.
Йола. Ике сәгать тә егерме минут бара торган спектакльдә татар тормышының аерылгысыз өлеше булган берничә йола күрсәтелә. Аулак өй, кыз урлау, килен төшерү, туй – күмәк сәхнәләрдә аларның бөтен матурлыгы чагыла. Аларда без күнеккән ясалмалык юк, әбиең янында утырып, аның яшьлек хатирәләрен тыңлыйсың кебек. Һәм бу күренешләрдә артык атрибутлар да юк. Яшьләрнең аякларында читек түгел – йон носки. Сәхнә бизәлеше дә агач декорацияләр белән генә чикләнгән. Ә мохитне актерлар тудыра.
Җыр. Татарның гомере буе озата баручы юлдашы ул. Монда да спектакль буе «Иртә буран, кич тә буран…» көен сузалар. Башында ул барыбызга таныш, шаян җыр буларак кабул ителсә, ахырда интонациясе бөтенләй үзгәрә. Төп геройларның берсе Минсабирның (Артем Пискунов) тормыш җыры булып яңгырый ул.
Бу йөрәгем белеп яна,
Җаныем, бәгырем,
Сөйгәнем ятка кала…
Хатын-кыз. Безнең арада Шәрифәләр күпме икән? Гашыйк булу, бер таныш булмаган йортка килен булып төшү, балалар үстерү, ачы югалтулар аша узу, бөтен тормыш мәшәкатен, аңа өстәп, авыр сүзләрне юка гына иңнәреңдә күтәрү, сагыну… Резедә Сәлахованың Шәрифәсе – язмышлары әнә шул рәвешле язылган хатын-кызларның җыелма образы ул. Бу образга безнең әбиләрнең һәм, гомумән, татар хатын-кызының бөтен көче сыйган диярсең. Актрисага спектакль башында – яшь, җилкәнчек кызны, ә ахырында тормыш сынауларын узган, егылса да, торып баса белгән зирәк хатын-кызны гәүдәләндерергә туры килде. Һәм ул чын мәгънәсендә сәхнәдә Шәрифәнең тормыш юлын үтте.
Малкайлар. Татар кешесенең тормыш юлдашлары, халыкны яшәтүчеләр – ат белән сыер да. Спектакльдә дә аларга аерым урын бирелгән. Хәер, алай дип кенә әйтү аз булыр. Монда алар – тамак туйдыручылар гына түгел, ә көндәлек мәшәкатьләрдән башы чыкмаган кешеләр урынына тормыш турында фәлсәфә коручылар, алар әйтмәгәнне әйтүчеләр. Алар матур киләчәк турында хыяллана. Ә ул киләчәк килми дә килми…
Туган-тумача. Спектакльдәге образлар арасыннан һәркем үзенең берәр туганын таба алыр, мөгаен. Мондагы кешеләр әле дә безнең арада. Әмма без алар кебек якын түгел. Автор туганлык һәм бердәмлек кадере турында да искәртә. Спектакльдә бөтен театр труппасының катнашуы да юкка түгелдер, мөгаен. Ул Тинчурин театрын янә бер йодрыкка җыярга тырышу буларак та кабул ителә. Илгиз Зәйниев тә: «Театр җитәкчелеге бу пьесаны сайлаганда, андый максатлар да куйгандыр, дип уйлыйм», – диде.
Фикер
Рауза Солтанова, галимә, сәнгать фәннәре докторы:
– Әлеге спектакль миндә зур тәэсир калдырды. Әсәрдә тормышчан образлар, эмоциональ-тәэсирле күренешләр татар халкының үзенчәлекле шигъри-музыкаль теле, фольклор элементлары белән үрелеп бара. Ягъни бу – гадәти көнкүрешкә корылган, этнографик спектакль түгел. Монда чын тормыш сулышы бар. Илгиз Зәйниев фикерләү масштабы, сәхнә киңлеген бөтен динамик бөтенлеге белән кабул итү сәләте, шул ук вакытта, әсәрнең төп фикерен, аның образлы төзелешен төгәл куллана белүе белән үзенә җәлеп итә. Аның татар тормышын яхшы тоемлаучы язучы һәм режиссер булуы күренеп тора. Сәхнәдә декорацияләр юк диярлек, әмма без ул чор тормышын ничек бар, шулай күрәбез. Режиссер агач фактура белән бөтен нәрсәне ачып бирә. Сәхнә бизәлеше спектакль буе үзгәрми, монда тирәлекне актерлар уены күрсәтә. Ә инде кызыклы мизансценалар күпүлчәмле пространство булдырган. Мондагы җыр-биюләр дә – бизәү элементлары гына түгел, аларда геройларның эчке хис-кичерешләре чагылыш тапкан. Спектакльдәге сыерлар – шулай ук бик уңышлы образлар. Алар ситуациягә бәя бирә. Сыер язмышы аркылы халык язмышы күрсәтелгән. Гомумән алганда, тамашачы яратып карый торган, гаҗәеп тормышчан, сәнгати спектакль килеп чыккан.
Спектакльдән берничә цитата:
Ике сыер сөйләшүе:
Йолдыз: Ә син киләчәкне ничек күз алдына китерәсең?
Октябрина: Берничек тә. Миңа болай да яхшы.
Йолдыз: Ә тиздән тагы да яхшырак булачак. Җир йөзендә бары тик көтүлекләр генә, чиста сулы елгалар гына булачак. Без чирәмнәрнең иң хуш ислеләрен генә сайлап ашаячакбыз. Тик моның өчен үзебезгә дә тырышырга кирәк, Октябрина.
Октябрина: Ансыз гына булмыймы?
Йолдыз: Безгә күп итеп сөт бирергә, берсеннән-берсе матур бозаулар алып кайтырга кирәк.
Октябрина: Кирәге бар иде. Минем үз рәхәтем рәхәт!
***
Ирсез хатыннарга кадер-хөрмәт юк инде ул. (Шәрифә)
***
Сыер да бул, ат та бул – шулмы без көткән матур киләчәк? (Кечкенә кушаматлы сыер)
Фото: Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының матбугат хезмәте
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat