Октябрь аенда нинди үзгәрешләр көтелә?

Яңа законнар автомобильчеләргә, көзге чакырылыш, бюджет өлкәсендә эшләүчеләр, элекке хәрбиләргә кагыла.

* Автомобильләр кыйммәтләнә. Сәбәбе – утильләштерү җыемы арта. Илдә 2012 елдан бирле гамәлдә булып килә ул. Чит илдән машина сатып алганда, тузгач, транспортны утильләштерү өчен алдан ук түләп куюны аңлата. Хөкүмәт бу җыемны 2030 елга кадәр акрынлап арттырачак. Шул ук вакытта 1 октябрьдән иң күпкә – 70–85 процентка. Шуннан соң һәр ел саен  – 10–20 процентка.

* Авариягә юлыгучы автомобильчеләрнең хәле җиңеләя. ДТП турында хат бланкында (аны ОСАГО белән бергә бирәләр) QR-код пәйда булачак. Ул «Госуслуги Авто» порталына кертеп җибәрә. Биредә ГАИ хезмәткәреннән башка гына (евроберкетмә буенча) аварияне рәсмиләштерү мөмкинлекләре һәм тәртибе аңлатылган. Әйтергә кирәк, автомобильчеләр бу ысулдан бик теләп файдалана. Россия банкы мәгълүматлары буенча, аена 50–100 мең авария очрагы шул рәвешле рәсмиләштерелә. Бу порталдагы мобиль кушымтаны телефонга урнаштырып, шуның аша, китерелгән зыянны каплауга гаризаны иминият компаниясенә бармыйча гына тапшырырга мөмкин.

Көзге чакырылыш һәм электрон повестка. 1 октябрьдән көзге чакырылыш башлана. Ул ел азагына кадәр дәвам итәчәк. Армиягә 18дән 30 яшькә кадәрге егетләр чакырыла. Шулай ук 2023 елның 31 декабреннән соң 27 яше тулып, хәрби билетка ия булмаучылар да армия сафларына алына. Бу җәһәттән зур яңалык бар.  Өч пилот төбәктә – Мари Эл республикасында, Сахалин һәм Рязань өлкәләрендә электрон повесткалар җибәрә башлыйлар. Моның өчен электрон повесткалар реестры сайты булдырылган. Аңа Дәүләт хезмәтләре порталы аша керергә мөмкин.  Реестрга урнаштырылганнан соң 7 көн узгач, повестка тапшырылган булып санала. Киләчәктә егетләргә бары тик электрон повесткалар гына юллау күздә тотыла.

* Хезмәт хакы һәм пенсия арта. 1 октябрьдән хәрби пенсияләр һәм бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы 5,1 процентка арта. Хезмәт хакының инфляцияне «куып тотуы» максатында билгеләнгән чара бу. Аерым алганда, дәүләт клиникалары табибларының, фән һәм мәдәният өлкәсе, музей хезмәткәрләренең эш хакы күбәя.

* Ябылган пират сайтларының күчермәләренә – «көзге»-сайтларга көн бетә. Моннан соң аларны эзләү системасында да табып булмаячак.

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү