Бөтен нәрсәгә бәя күтәрелгәндә йомырка гына читтә кала алмый. Кошчылык тармагында эшләүчеләр дә, ризык җитештерүчеләр дә әнә шулай ди. Ноябрьнең соңгы атнасында Росстат бер дистә йомырканың уртача бәясенең 101,1 сумга җитүен билгеләде. Белгечләр ел ахырына бәяләр тагын артыр, дип фаразлый.
Билгеле булганча, узган ел дәвамында йомырка бәяләре 61,4 процентка артып, антирекорд куйган иде. Ул чагында Росстат бер дистә йомырканы 132,45 сумга җитүен билгеләде. Бәяләр быелның гыйнварына бераз кире кайтып, 100,78 сумны тәшкил итте. Ел дәвамында тагын бераз төшү күзәтелде дә, октябрьдә кабаттан 101,10 сумны куып тотты. Россия кошчылык союзы генераль директоры Галина Бобылева әйтүенчә, ноябрьдә йомырка бәясе 7,5 процентка арткан. Һәм моның әле ахыргы хак булмавы да бар.
Россия кошчылык союзы мәгълүматлары буенча, соңгы елларда Россия халкы йомырканы күбрәк куллана башлаган. Әйтик, 2010 елда бер кеше елга 270 данә йомырка ашаса, 2017 елда – 270, 2019 һәм 2022 елларда – 288 шәр данә кулланган. Шуңа бәйле рәвештә 2023–2024 елларда россиялеләргә 42–45 млрд йомырка кирәк булачак, дип фаразлыйлар.
Йомырканың чын кыйммәтен «Рурайам» җитештерү цехында бик яхшы беләләр, чөнки алар кондитер ризыклары әзерләр өчен көненә 6 мең данә йомырка кулланалар.
– Узган ел бәяләр артты, ләкин аңа карап, без әзер продукция хакын күтәрмәдек, чөнки моның вакытлыча гына күренеш булуын аңлый идек. Базарда ара-тирә әле бер, әле икенче продуктка хаклар күтәрелеп ала торган гадәт бар. Әйтик, хәзерге вакытта атланмай бәясе бик артты. 2022 елда шикәр хакы уйнады, аңа кадәр карабодай… Миңа калса, болар барысы да вакытлыча күренеш, – диде оешма җитәкчесе Райнур Газизов.
Эшмәкәр әйтүенчә, көз, кыш айларында йомыркага бәя күтәрелү – гадәти күренеш.
– Аларны да аңлап була. Эшмәкәрләр бәяне юктан бар ясап кына күтәрә алмый. Аның өчен җирлек булырга тиеш: ягулык, чимал, хезмәт хаклары артып тора. Моннан тыш, соңгы елларда кондитер ризыкларын пешерү киң җәелде, димәк, йомыркага да сорау артты. Бар җирдә бәя артканда, йомырка гына шул килеш кала алмый. Моңа кадәр без бер данә йомырканы 8 сум 10 тиенгә ала идек, соңгысы 8 сум 60 тиен белән кайтты. Мин бу бәяне алай зур дип әйтә алмыйм. Җитештерү зур булгач, әзер продуктка бәяне алдан ук боларны исәпкә алып куябыз, – диде ул.
Кошчылык белән шөгыльләнүче тәҗрибәле эшмәкәр Кадрия Лотфуллина фикеренчә, йомырканың үзкыйммәте артты.
– Күпләр инкубатор өчен йомыркаларны чит илләрдән кайтарта, чөнки Россия тулысынча тәэмин итә алмый. Ул вакытта бәя бермә-бер күтәрелә. Логистикага бәйле чыгымнар, чеби хаклары арткач, йомырканы да арзан бәягә сатып булмый, – ди ул.
Берочтан авылларда сатыла торган йомырка бәяләрен дә белештек. Аларның хаклары районга карап аерыла. Мәсәлән, Мөслим районында бер дистә йомырка 100–120 сум тора, Тукайда – 120, Яшел Үзәндә – 130–140 сум.
– Җәй көне авылда йомырканы арзанрак бәядән саталар. Мәсәлән, җәен бер дистәсен 100 сумга саттык, хәзер 130 сумга. Азнакай шәһәрендәге базарда 140 сумга тәкъдим итеп торалар иде, – диде әлеге районнан Алсу Гарәфиева.
Балык Бистәсе районының Иванай авылында яшәүче Любовь Токранова атнаның ике көнендә Казанга йомырка һәм сөт продуктлары алып килеп сата. Дистәсен 150 сумнан.
– Мин 60 тавык асрыйм. Һәр килүдә йөзәр йомырка сатам. Башкалар сезонга карап, йомырка бәяләрен үзгәртә. Мин алай эшләмим. Җәен дә, кышын да 150 сумга җибәрәм. Шуннан арттырган юк, күпкә китсә, кеше талау булыр иде. Ә болай бер алган кеше ала, кыйммәтсенми. Һәр килүемдә йомырканы сатып бетереп кайтам. Базарда сөт, эремчек бәяләре артты. 1 литр сөт 80 сумга, атланмайның бер килограммы 1000 сумга җитте. Мин аларның хакын күтәрмәдем, сатып алучыларымны кызгандым. Сөтнең литрын 70 сумнан, майны 800 сумнан сатам, – диде ул.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, республикада 20 млн баш тирәсе кош-корт исәпләнә. Республика үзен терлек продукциясе белән тулысынча тәэмин итә, ә җитештерелгән йомырканың 29 проценты Татарстаннан читкә чыгарыла. Республика йомырка җитештерү буенча илдә алтынчы урында тора. Узган ел төбәктә 1,57 млрд данә йомырка җитештергәннәр. Бу 2022 ел белән чагыштырганда 2 процентка күбрәк. Быелның 1 ноябренә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда 1 млрд 365 млн йомырка әзерләгәннәр. Шунысын да әйтергә кирәк: республикада йомырка җитештерү бер кешегә туры килә торган нормадан 13 процентка югарырак.
Билгеле, әлеге күрсәткечләрнең күпчелек өлеше эре хуҗалыкларга туры килә, тик хуҗалык итүнең кече формалары да республика казанына өлешен күп кертә: 30 млн йомырканы фермерлар һәм шәхси хуҗалыклар җитештерә. Узган ел бу күрсәткеч буенча үсеш 34 процентны тәшкил итте.
2024 елда 1 дистә йомырка бәясе:
гыйнвар – 100,78 сум;
март – 99,30 сум;
май – 99,18 сум;
июль – 99,01 сум;
август – 98,99 сум;
сентябрь – 99,73 сум;
октябрь – 101,10 сум;
Ноябрь – 100,63–101,10 сум.
*Росстат мәгълүматлары
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat