Гаиләдәге проблемалар турында кемнәргә сөйләргә ярамый? Психолог Наилә Гыймранова киңәшләре болайрак.
Әниләргә. Әлбәттә, ана кеше – күпчелегебез өчен иң тугры дус һәм иптәш. Әмма ата-ана, безне бик нык яратканлыктан, баласына сүз тидерүчене беркайчан да кичермәячәк. Дустыбызның (ир яки хатынның) авыррак сүзләрен инде сөйләшү барышында ук онытырга мөмкин булсак, ана кеше хәтерендә алар бик озакка уелып калачак.
Хезмәттәшләргә. Шәхси тормышыбызның нечкәлекләре коллегаларда кирәкмәгән фикерләр уятырга мөмкин. Эшлекле мөнәсәбәтләр эчне бушатуга түгел, ә нейтральлеккә, итагатьлелеккә корылырга тиеш.
Танышларга. Юкса серләрегез һәм проблемаларыгыз бөтен «дөньяга» таралачак. Сабыррак булыгыз һәм кайбер әйберләр турында беркайчан да кешегә сөйләргә ярамавын онытмагыз. Шәхси тормышыгыз шуларның берсе!
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat