Казага калган уразаны тотып бетермичә, быелгы уразага керергә ярыймы?

Барча мөселманнар көтеп алган рамазан ае башланырга да күп калмый. Бу чорга рухи яктан да, физик яктан да алдан әзерләнергә тырышабыз. Күпләр изге ай башланганчы казага калдырган уразаларын тотып бетерергә тырыша. Аның тәртибе нинди? Казага калган ураза турында без нәрсә белеп торырга тиеш?

«Әл-Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Ансар хәзрәт Мифтахов белән шул хакта сөйләштек.

– Кайсы очракларда уразаны казага калдыру рөхсәт ителә?

– Рамазан шәриф аенда ниндидер сәбәпләр аркасында адәм баласы ураза тота алмый икән, ул аны башка айларда тотып бетерергә тиеш. Адәм баласы авырса, уразаны казага калдыра ала. Озын юлга чыгып, сәфәрдә чакта уңайсыз булса, шулай ук ураза тотмаса да ярый. Йөклелек яки бала имезгән чорда, хәез вакытында хатын-кыз уразасын шулай ук казага калдыра.

– Кеше казага калган уразасын тотып бетермичә, быелгы уразага керә аламы? Аның уразасы кабул булачакмы?

– Кабул була, әлбәттә. Әгәр кеше ниндидер бер сәбәп аркасында узган елгы уразаны тота алмаса, ул аны быелгы ураза ае тәмамланганнан соң тотарга тиеш. Аллаһы Тәгалә уразаларыбызны вакытында тотарга насыйплардан кылсын.

– Казага калган уразаны тоту рөхсәт ителмәгән көн, ай, аерым бер очраклар бармы?

– Ике гает көнендә, ягъни рамазан һәм Корбан гаете көннәрендә ураза тотарга ярамый. Бу көннәрдә нәфел уразаларын да тотарга рөхсәт ителми. Кемдер, ниндидер көнне генә аерып алыйм, мәсәлән, 8 мартта, башка диндәге кешеләрнең бәйрәмнәрендә, бу көнгә әһәмият бирим әле, дип ураза тота икән, бу шулай ук хата булачак. Нәүрүз көнне, Аллаһны хөрмәтлим әле, дип ураза тотучылар да бар. Бу да – рөхсәт ителмәгән гамәл.

– Бер кеше икенче кеше өчен каза уразасы тота аламы?

– Ураза да, намаз да – һәр кеше үзе кылырга тиешле гамәлләр. Кеше өчен кеше ураза тота алмый. Бу – һәркемнең өстенә йөкләтелгән фарыз гамәл. Әлбәттә, башка кеше үти ала торган гамәлләр дә бар. Алар фарзый-кифая дип йөртелә. Җеназа намазы шушы гамәлләр рәтенә керә. Мөселман кешесе бакыйлыкка күчкәч, аны юып, кәфенләп, берәрсе җеназа намазы укыса, бу бөтен мөселманнарның өстеннән төшә. Әгәр җеназа намазы укучы табылмаса, бу инде бөтен мөселманнарның өстендә кала.

– Казага калган уразаның савабы азрак була, дигән фикерне дә ишетергә туры килә. Бу сүзләрдә хаклык бармы?

– Үз вакытында үтәлсә, һәрбер гамәл саваплы. Шуңа күрә башка вакытлардагы кебек күп булмаса да, казага калдырылган ураза да саваплы. Фарыз уразасының казасын кылганда башка вакытларда нәфел уразасы тотканнан күбрәк булачак. Баскычлап карасак, иң беренче рамазан аенда тоткан уразаның савабы булыр. Икенче урында – каза, аннары нәфел уразасының савабы килә. Пәйгамбәребезнең хәдисләрендә дә, рамазан аенда адәм баласының эшләгән изгелекләренә, кылган гамәлләренә 700 һәм аннан да күбрәк савап язылыр, диелгән. Шуңа күрә рамазан ае уразасын нәкъ менә шушы изге айда тотып бетерә алсак, күпкә хәерлерәк булыр.

– Кешенең калган уразалары булса, башта кайсын тотарга кирәк: казага калган уразаларны тотып, аннары шәүвәл уразасын тотасымы? Әллә киресенчә эшләргә кирәкме? Кешенең ураза тотмаган көннәре бер айга якын булса, аны казага калдырып тоткач, тагын алты көнне тотканчы, шәүвәл ае үтеп китә. Бу очракта казага калдырып тоткан шәүвәл ае уразасы кабул булачакмы?

– Шәүвәл ае уразасы ул – сөннәт. Бу айның беренче көне ураза гаетенә туры килә, ул көнне ураза тотылмый. Гаеттән соң икенче көнне исә шәүвәл уразасын тота башларга мөмкин. Рамазанда казага калган көннәр булса, башта ул айда тотылмыйча калган уразаны тотып бетерергә кирәк. Бу бурычны кайтарганнан соң гына без шәүвәл аендагы сөннәт уразаны үти алабыз. Дөрес, кеше башта шәүвәл уразасын тотып, аннары рамазан аеннан калган фарыз уразаны тотса да зыян юк. Ләкин бу очракта фарыз уразасы утыз көнгә тулып бетмәү сәбәпле, ураза тотучы кеше бер еллык савапка ия булмаска мөмкин.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү