Җимеш чәчәкләренә кырау тимәсен өчен нишләргә? Агроном Салават Галимҗанов КИҢӘШЛӘРЕ

Язның соңгы аена кереп барган бер мәлдә кинәт кенә суытты. Бакчачылар әле яшелчә үсентеләрен туфракка күчереп утыртырга өлгермәсә дә, җимеш агачлары өчен борчыла. Алар чәчәккә бөреләнә башлады бит инде. Җимеш чәчәкләренә кырау тимәсен өчен нишләргә? Гомумән, май аенда бакчада нәрсәләргә игътибар итәргә? «Россельхозцентр» оешмасының Татарстандагы филиалы үсемлекләрне саклау бүлегенең әйдәп баручы агрономы Салават Галимҗанов шул хакта искә төшереп үтте.

Җимеш агачлары. Аларны чәчәк атканда төнге кыраулардан сакларга кирәк. Чәчәгенә салкын тисә, җимеш яралмый. Җимеш агачларын, куакларны иммунитетларын ныгыта торган препаратлар, мәсәлән, «Эпин» бик яхшы саклый. Аны, инструкциясендә күрсәтелгәнчә, су белән катнаштырып бөркергә кирәк. Болай эшләгәндә, агачлар һава температурасы уйнауны җиңелрәк кичерәчәк. Препарат кыраудан соң үсентеләрне тергезергә дә ярдәм итә. Суытыр алдыннан су да бөркергә мөмкин. Су, катып, бөреләр боз тышчасы эчендә калачак. Шул рәвешле чәчәкләр җылыда калып, аларга суык тимәячәк.

Җимеш куакларын, аеруча крыжовник һәм кара карлыганны салкыннан гына түгел, кырмыскалардан да саклау шарт. Чәчәк атканда һәм җимеш төшкәндә, бу бөҗәкләр сырышырга гына тора. Уңышны саклап калу өчен чүпрәкне, керосинда чылатып, куак төбенә куеп калдырырга кирәк. Ләкин керосинны туфракка сибәргә ярамый, юкса үсемлек тамырларына зыян килергә мөмкин.

Шунысы мөһим: чәчәк атканда кара карлыганда катмарлану (махровость) чире билгеләре күренүгә (яфраклары озынаеп кала, чәчәкләре саргылт-яшькелт урынына кызгылт-шәмәхә төскә керә), шундук тамыры-ние белән казып алырга кирәк. Юкса бу чир башка үсемлекләргә күчәргә мөмкин.

Утырту вакыты һәм кагыйдәләре. Май башларында ачык туфракка салкынга чыдам яшелчә: кәбестә үсентеләре, суган, кишер утыртырга, хуш исле тәмләткечләр, кузгалак чәчәргә мөмкин. Тишелгәч, өч-дүрт көнгә бер мәртәбә су сибәргә. Ә инде май урталарында помидор, борыч, баклажан теплицага яки ачык туфракка пленка астына утыртыла. Калган яшелчәне ачык туфракка утыртырга вакыт җитү-җитмәвен агачлар һәм чәчәкләргә карап чамаларга мөмкин.

Кыярны – миләш чәчәк аткач, ташкабак һәм кабакны – чалмабаш (пион) чәчәк атканда, иртә өлгерешле торма, кәбесә, борчакны – нәркис чәчәк аткач, редисның һәм торманың җәйге сортларын, ногыт борчагын – каштан чәчәк аткач, кыярның иртә өлгерешле сортларын (пленка астына) һәм яшел салатны – сирень чәчәк аткач утырту әйбәт.

Сарымсак түтәлләренә суны еш сибеп торырга кирәк, юкса яшелчә вак булачак.

! Май башының яшь агач үсентеләрен утырту өчен бик кулай чор икәнен дә онытмаска кирәк.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү