Базар һәм сәүдә үзәкләрендә кавын, карбыз сата башладылар. Хәер, көньякта үсә торган әлеге татлы ризыкны сату кыш буе да бетеп торганы юк шикелле. Тик белгечләр быел да аларны июль уртасы–августта гына авыз итә башларга киңәш итә.
Казанда җиләк-җимеш белән сату итүче Лилия Ибраһимова әйтүенчә, быел кышын кибетләрдә сатыла торган карбызларны Кытайдан кайтарганнар.
– Чыннан да, башка еллардан аермалы буларак, быел карбызны ел әйләнәсе саттык. Элек бик сирәк кенә була иде, быел күп кибетләрдә очрады. Сыйфатына килгәндә, бер дә мактый торган түгел. Сораучылар булгач, сатып карыйк әле, дип кенә без дә берничәне кайтарткан идек. Тик тәме дә, кыяфәте дә ошамады. Үзе балсыз, үзе кечкенә. Сатып алып, кире кайтаручылар да булды. Аннан соң сатуга Иранныкы чыкты. Анысын да берничәне генә алып карадык. Өч атна тирәсе элек Казахстан карбызларын кайтара башладылар, – диде ул. – Сатучыларның барысына да ышанып бетеп булмый. Иран карбызлары тәмлерәк. Кавынны кайтарганыбыз юк әле. Әле менә бүген генә үзебезгә авыз итәргә алып карадык. Үзбәкстанныкы диделәр. Күңелдә шик бар барын, чөнки бөтен сатучыга да ышанып булмый. Кытайдан кайтарылган яшелчә, җиләк-җимешне дә башка илнеке дип ялганлап сатучылар күп. Хәтта кыяр да Кытайдан керә безгә.
Лилия Ибраһимова әйтүенчә, бәяләр кышын бик югары булган, хәзер бераз төшкән, тик шулай да, быел кавын-карбыз узган ел белән чагыштырганда шактыйга кыйммәтрәк. Көзгә якынлашканда да төшмәс, дип фаразлый ул.
– Хәзер кешеләр карбыз ашарга августны көтеп тормый инде. Бәяләр дә үзгәрер, түбән тәгәрәр, дип уйламыйм. Сезон булуга карамастан, кыяр белән помидор бәясе дә төшми бит һаман. Ә нитрат дисәк, анысы майда да, сентябрьдә үскән карбызда да булырга мөмкин. Сүз уңаеннан, көзгә таба безгә башлыча Волгоград карбызлары кайта, – ди сатучы.
«Роспотребнадзор»ның Татарстан филиалы белгечләре әлегә республикада карбыз ашап агуланучылар теркәлмәвен әйтте. Шул ук вакытта алар Россиядә карбыз сатып алу өчен иң кулай вакыт – июль уртасы–август, ди.
– Иң элек кавын, карбызның кайда сатуларына игътибар итегез. Ул махсус билгеләнгән, ян-яклары әйләндереп алынган һәм түбәсе булган сату нокталарында гына сатылырга тиеш. Сатучының эш урынында медицина кенәгәсе, әлеге культураларның сыйфатын һәм куркынычсызлыгын дәлилли торган документлары булырга тиеш, – ди белгечләр.
Карбызны алганда нәрсәгә игътибар итәргә?
- Өлгергән карбызның эчендәге җепселләре сары түгел, ә ак төстә була.
- Яхшы карбызның тышчасы ачык һәм ялтырап тора торган төсләрдә, бизәкләре ачык сары яки әфлисун төсендә, ә «койрыгы» кипкән булырга тиеш.
- Карбызны уч белән сугып карап тикшерергә була. Өлгергән карбыз зыңгылдап китә, яңгыравыклы тавыш ишетелә.
- Карбызны кысып карап та тикшерергә була: кыскан вакытта аның кабыгы шытырдарга тиеш.
- Карбыз эре, тик артык зур булырга тиеш түгел. Ул никадәр эрерәк һәм шул ук вакытта җиңелрәк була, шуның кадәр өлгергән дигән сүз. Артык кечкенә һәм артык зур карбызны сайларга киңәш ителми.
- Өлгергән карбыз тырнак белән сызарга кыен булган каты ялтыравыклы кабык белән капланган була. Ә менә тырнак карбызга җиңел үтеп керсә, димәк, җиләк өлгермәгән.
- Карбызның өлгергәнлеген тикшерү өчен аны суга салалар, өскә калкып чыга икән, димәк, өлгергән.
- Карбыз – ике җенесле җиләк. «Ир»ләрнең аскы ягы кабарып тора, түгәрәге кечкенә. «Кыз»ларның аскы ягы яссы, түгәрәге киң. «Кызлар» тәмлерәк санала: аларда төшләр азрак, үзләре баллырак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat