Россиядә «Кракен» вирусы тарала

Россиядә коронавирусның омкирон-штаммының “Кракен” дигән төрен йоктыруның беренче очрагы теркәлгән. “Кракен” Пенза өлкәсендә яшәүчедә ачыкланган, дип хәбәр итә Роспотребнадзорның матбугат хезмәте.

Хәзерге вакытта “Омикрон” ВА.5. штаммы өстенлек итә икән. 2021 елның икенче яртысында “Дельта” котырган, ә узган елның көзендә ул бик сирәк кенә очраштыргалаган. Соңгы айларда башка штаммнар күзәтелмәгән.

Роспотребнадзор ведомстволар лабораторияләре Россиядә һәм чиктәш дәүләтләрдә коронавирус төрләре таралуны даими күзәтеп-барлап тора.


Фикер өстәү