«Җитәкченең берсен дә я ак, я кара буяу белән генә сурәтләргә ярамый»

Элек язучылар район-авылларга нинди генә чарага йөрмәделәр. Әсәрләрен мәктәп дәреслекләре, китаплар аша гына укып белгән әдипләрнең үзләре белән очрашу халык өчен зур бәйрәмгә әйләнә иде. Бүген дә хәтерлим, «фәлән язучы, төгән язучы килә икән» дигән хәбәр таралса, авыл берничә көн алдан гөжли башлый иде. Әдипләребез хәзер дә тик ятмый. Аларның кайларга барулары, кемнәр белән очрашулары турында хәбәрләр әледән-әле чыга тора. Тик бу йөрүләр – башка төрле йөрү инде.

Элек Язучылар берлегендә пропаганда бүлеге бар иде, кайсы әдипнең кайчан, кая барасы алдан ук планлаштырылды. Акча да түләгәннәр әле. Бер дус язучы очрашуда катнашкан өчен 16 сум түләгәннәрен искә төшереп утырды әле. Ул заманда күп акча иде бу, 3 сумга ресторанда ашап-эчеп чыкканны үзем дә хәтерлим. Ә сәфәр вакытында булган төрле кызыклы-гыйбрәтле вакыйгалар, язучылар телендә сөйләнә-сөйләнә, буыннан-буынга күчеп килә. Еллар узган саен, яңа төсмерләргә байый. Язучы кеше бераз үзеннән дә өстәмәсә, язучы булмый бит инде ул, бераз «шыттырырга» аларга куш. Бер язучы сөйләгән вакыйганы мин дә үземчә бераз баетып язам әле.

Бер районда халык белән очрашу тәмамлангач, олпат әдибебез Нәби Дәүлигә Ленин бюстын бүләк итәләр. Бик зур булмый ул үзе, әмма таш барыбер авыр бит инде, аны авылдан-авылга күтәреп йөртәсе. Район җитәкчелеге сугыш ветераны, фашист концлагерьларында күпме җәбер-золым күргән, аннан соң берничә иптәше белән концлагерьдан качып, безнекеләргә кушылган, кулына корал тотып, Җиңү көнен якынайткан Нәби ага өчен бүләкне бик җентекләп сайлый һәм иң олы бүләк булыр дип, «Ленин башы»на туктала. Зур рәхмәтләр әйтеп ала аны әдибебез. Әмма, авылдан-авылга очрашуларга йөргәндә Ленин бюсты нигәдер онытылып кала. Ярый әле район партия оешмасы уяу.

Олы бүләкнең онытылып калуы турында ишетүгә, райком вәкиле Нәби Дәүлине «куып тота» да, чираттагы очрашуга җыелган халык алдында бюстны яңадан бүләк итә. Язучылар мондый хәлнең ничә тапкыр кабатлануы турында төрлечә сөйли һәм, әлбәттә инде, һәрберсе берәр очрашу өсти. «Шыттыру» шул дәрәҗәгә барып җитә ки, имеш, Нәби агага Ленин бюстын соңгы тапкыр кичке сәгать унда, Казанга кайтучы поездны куып җитеп, халык белән шыгрым тулы вагонда тапшырганнар. Бар халык кул чапкан, алкышлар чираттагы тукталышка хәтле дәвам иткән, дип сөйләүчеләр дә бар.

Әгәр «гасырлар кешесе»нә бәйле булмаса, бу мәзәккә тартым вакыйга инде күптән телдән төшеп калган булыр иде. Һәм монда Ленинны да, Нәби аганы да, шул заман җитәкчеләрен дә бернинди мыскыллау юк дип уйлыйм. Алай гына да түгел, юлбашчыга хөрмәт хисләрен дә тойган кебек булам. Яратмаган кешенең исемен дә телгә аласы килми бит ул.

Бу язманы укыганда, күп кеше, бигрәк тә яшь буын вәкилләре елмаеп куяр. Мин дә елмаеп язам, әмма шул ук вакытта Ленин шәхесе бик уйландыра. Заманында Татарстан партия өлкә комитетында эшләп, шөкер, хәзер дә исән-сау бер җитәкче белән сөйләшеп утырганым бар. Ленин турында сүз чыккач, ул: «Аны тәнкыйтьләүчеләр Ленин хезмәтләре белән тулысынча таныш түгел, шуңа күрә берьяклы гына бәя бирәләр. Җитәкченең берсен дә я ак, я кара буяу белән генә сурәтләргә ярамый», – дигән иде.

Бу язмага тотыныр алдыннан Ленинның кайбер хезмәтләренә күз салдым. Мине бигрәк тә аның Россиядә, аннан СССРда милләтара мөнәсәбәтләргә кагылышлы фикерләре кызыксындырды. Әле 1914 елда ук ул милләтләрнең үзбилгеләнү хокуклары турында язып чыга. Россия халыкларының үзбилгеләнү генә түгел, хәтта аерылып чыгу хокуклары да булырга тиеш, ди. Әлбәттә, Ленин Россияне бүлгәләү, таркату турында сүз алып бармый, һәр очрак аерым каралырга тиеш, ди. Шул ук вакытта карагруһ рус шовинистларын тәнкыйтьли.

Ленинның тагын бер фикере нәкъ бүгенге вазгыятькә кагыла кебек. Барлык халыкларның яшәү рәвешен бер калыпка кертүгә каршы була ул. Әгәр исән булса, Американың бүгенге шундый сәясәтен эттән алып эткә салыр иде һәм, мөгаен, «Бер генә милләт гегемон була алмый», – дип тә өстәр иде Ленин. Аның фикерләре Украина милләтчеләренә дә кагыла.

Кыскасы, тарихны кемгә ничек кирәк, шулай язу – җәмгыять өчен иң куркыныч нәрсә дип әйтәсе килә. Җитәкчеләргә дә объектив бәя бирсәк иде. Кеше гел яхшы гына яки гел начар гына була алмый бит инде ул.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү