Чыкмасын уймак. Сыйфатсыз уенчык баланың психикасына да тискәре йогынты ясый

Исе, төсе, тавышы – барысына да игътибар итәсе. Белгечләр, балага уенчык сайлаганда, шушы кагыйдәне истә тотарга куша. Ник дигәндә, сыйфатсыз уенчык баланың сәламәтлегенә генә түгел, психикасына да тискәре йогынты ясый, дип кисәтә алар. Ә андый уенчыклар бүген адым саен. Рәсми саннарга ышансаң, бүген кибетләрдә сатылган уенчыкларның яртысы диярлек сыйфатсыз. Уеннан уймак чыкмасын өчен ни эшләргә?

Бәясенә күрә сыйфаты

Россиядә кибетләрдә сатылган лицензияле уенчыкларның 40 проценттан артыгы сыйфатсыз. Балалар товарлары индустриясе ассоциациясе башлыгы Антонина Цицулина шулай ди. Балалар арасында аеруча популяр булган «Маша һәм аю», «Өч песи», «Смешариклар» кебек мультфильм геройларын гәүдәләндергән уенчыкларның күбесе идән астындагы цехларда тегелә дигән сүз бу.

Якын арада бу мәсьәләдә боз кузгалырга охшап тора. Россиядә балалар өчен чыгарылган барлык уенчык, мультфильм һәм ризыкларны тикшерергә җыеналар. Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов бу көннәрдә шундый тәкъдим белән чыккан. Аның нияте хуплау таба калса, кибетләрдә сатылган барлык балалар уенчыклары, ризыклар, алар өчен чыгарылган мультфильмнар җиде кат иләк аша узачак.

Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы, «Татарстанның күпбалалы гаиләләре» төбәкара иҗтимагый оешмасы рәисе Артем Кузнецов бу эшнең нәтиҗәле булачагына шикләнеп карый.

– Әлеге тикшерү уенчыкларны маркировкалаганда куелган таләпләрне күбәйтеп, аларның бәясен арттыруга гына китерәчәк. Сыйфаты шул ук калачак. Аннары базардагы барлык уенчыкларны тикшереп, аларның сыйфат дәрәҗәсен яхшырту, миңа калса, гомумән, мөмкин эш түгел. Бәясенә күрә сыйфаты. Акчасы булган кеше уенчыкның да яхшырагын алырга тырыша. Мөмкинлеге юк икән, ул аның сыйфатына карап тормый инде, акчасы кайсына җитә, шунысын ала, – ди ул.

Күп бала әтисе үзе уенчык сайлаганда иң элек аның тышкы кыяфәтенә игътибар итә икән. «Үземнең күңелемә ятмаган уенчык балама да файда китерәдер дип уйламыйм. Пластмасс уенчыклардан начар ис килсә, алмыйм. Аның зыянлы икәне көн кебек ачык», – ди Кузнецов.

Татарстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова исә, уенчык сатып алганда, иң элек аның бәясенә игътибар итә.

– Кирәксә-кирәкмәсә уенчык ала торган гадәтебез юк. Балалар күп булгач, берсенең уенчыгы икенчесенә кала. Туган көннәргә, бәйрәмнәргә дә күп бүләк итәләр. Үзебезгә алырга туры килсә, иң элек аның бәясенә игътибар итәм. Уенчык кыйбатрак булган саен, ул сыйфатлырак була, билгеле, – ди җырчы.

Илкүләм халык фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) белгечләре уздырган тикшеренү нәтиҗәләренә ышансаң, ата-аналарның күбесе (60 проценты), уенчык сайлаганда, иң беренче чиратта, баласының нәрсә яратуына игътибар итә икән. Респондентларның 57 процентына – уенчыкның куркынычсыз булуы, 32 процентына бәясе мөһим. Бу уңайдан газетабызның социаль челтәрдәге сәхифәсендә дә сораштыру уздырдык. Анда да фикерләр аерыла.

Киеме дә сыйфатсыз

«Россия сыйфат системасы» оешмасы белгечләре соңгы арада аеруча популярлашып киткән Чебурашка уенчыгын да тикшерергә булган. Билгеле булганча, ел башында ил кинотеатрларында шул исемдәге фильм күрсәтелде. Миллионлаган карау җыйган әлеге кино өлкәннәрнең генә түгел, балаларның да күңеленә хуш килде. Шуңа бәйле рәвештә Чебурашка уенчыгына да ихтыяҗ бермә-бер артты. Кибеткә керә-керешкә дә иң беренче шул уенчык күзгә ташлана. Бәяләре төрле. Араларында 500–600 сумлыклары да, 2–3 меңлекләре дә бар. Маркетплейсларның берсендә Чебурашка уенчыгын 57 мең сумга (!) ук саталар.

Әмма соңгы арада ата-аналарны, әлеге уенчыкның бәясеннән бигрәк, сыйфаты борчый башлаган. Сыйфат оешмасына мөрәҗәгать иткән ата-аналарның күбесе Чебурашка уенчыкларының сыйфатсыз материалдан тегелүеннән, алардан авыр ис килү, тышкы кыяфәте коточкыч булудан зарланган. «Бүген әлеге төр уенчыкларның күбесе, дөрестән дә, тиешле таләпләргә җавап бирми. Алар әллә кайдан күзгә ташлана. Шактый кыйммәт торган Чебурашкаларның да күбесе сыйфатсыз. Шуңа күрә әлеге төр уенчыклар арасында планнан тыш тикшерү оештырылачак», – диелә ведомство хәбәрендә.

Хәтерләсәгез, әле күптән түгел генә сыйфат оешмасы балалар арасында популяр булган Хагги Вагги уенчыкларын да тикшергән иде. Тикшерү барышында белгечләр бу уенчыкларның 60 процентында агулы матдәләр, аерым алганда фенол барлыгын ачыклаган. Психологлар Хагги Вагги уенчыкларының бала психикасына да тискәре йогынты ясавын белдерә.

Белгечләр фикеренчә, балалар кибетендә сатылган һәр өч киемнең берсе шулай ук сыйфатсыз. «Россия сыйфат системасы» оешмасы күптән түгел генә бала тудыру йортларында сабыйларга бирелә торган бүләкләрне дә тикшергән. Оешма җитәкчесе урынбасары Елена Саратцева сүзләренә караганда, тикшерү барышында 30 төрдәге 880 балалар уенчыгы иләк аша уздырылган.

– Моннан өч ел элек Россиянең кайбер төбәкләрендәге балалар тудыру йортларында «Яңа туган балага бүләк» акциясе игълан ителде. Аның кысасында яңа туган нарасыйларга бүләккә комбинезон, эчке кием, подгузник кебек кирәк-яраклардан торган җыелма тапшырыла. Тикшерү барышында без шундый һәр өч кирәк-яракның берсе сыйфаты буенча келәймәдә күрсәтелгән мәгълүматка туры килми, дип нәтиҗә ясадык. Табигый материалдан дип язылган балалар киеменең күбесе ясалма материалдан тегелгән булып чыкты, – ди белгеч.

 

«Сыйфатсыз уенчык йөрәккә бәрә»

Сыйфатсыз уенчык баланың психикасына да йогынты ясый аламы? Шул сорау белән педагог-психолог, балалар психологы Регина Фәхрисламовага мөрәҗәгать иттек.

– Авыр ис килгән, артык каты тавышлы, чамадан тыш ачык төстәге сыйфатсыз уенчык баланың психикасына да зыян сала, билгеле. Ул аның ис сизү, ишетү, күрү сәләтенә бигрәк тә зарар китерә. Бала сыйфатсыз уенчык белән уйнаган саен, шушы әгъзалары эштән чыга, димәк. Моннан тыш сыйфатсыз уенчык баланың үз тойгыларына сизгерлеген дә киметә. Ник дигәндә, тышкы кыяфәте белән балага бик нык ошаган уенчык бер үк вакытта тавышы, төсе, исе белән аны ярсыта да булып чыга. Бу киләчәктә баланың физик һәм психик саулыгында хилафлыклар китереп чыгара ала. Аерым алганда, анда психик тайпылышлар, йөрәк-кан тамырлары авырулары, аллергия башланырга мөмкин.

– Белгеч буларак, хәзерге уенчык базарын ничек бәялисез? Заманча уенчыкларның кайсы бала өчен аеруча куркыныч?

– Баланың психикасына, уенчыклардан бигрәк, аларга бәйле мультфильм һәм уеннар йогынты ясый. Балалар үзләре яраткан персонажлар кебек булырга, аларның гамәлләрен, гадәтләрен кабатларга ярата. Уенчык болар турында гел искә төшереп тора. Шуңа күрә шушы уенчык аша персонажның үз-үзен тотышы тора-бара бу баланың гадәтенә үк әверелергә мөмкин. Бала кечерәк булган саен, ул мультфильм геройларының гадәтләрен дә тизрәк сеңдерә. Шуңа күрә мондый уенчыклар алар өчен күбрәк куркыныч тудыра.  Бүген кибетләрдә тулып яткан Хай, Хагги Вагги кебек уенчыклар бала психикасы өчен аеруча куркыныч. Бала гел шундый рухтагы агрессив уенчыклар сорап тилмертә икән, аның эчке халәтенә игътибарлырак булырга кирәк.

– Теге яки бу уенчык аркасында, баланың психикасына зыян килгәнне ничек чамаларга?

– Әгәр бала агрессивка әйләнсә, тиз кызып китсә, гел елап, нәрсәдәндер курка башласа, ата-анага бик игътибарлы булырга кирәк. Баланың нәрсә сөйләвен, уенчыклар белән ничек уйнавын да күзәтегез. Гадәттә, балалар эчке дөньясындагы бөтен уй-фикер, проблемаларны уенда чагылдыра. Хәлләр мөшкелләнә барганны сизсәгез, кичекмәстән белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

– Чамадан тыш күп уенчык баланы боза, дигән фикер белән килешәсезме?

– Монда иң элек баланың яшенә игътибар итәргә кирәк. Бу яшьтә бала төзү, этеп йөрү кебек гади генә күнекмәләр ярдәмендә дөньяны танып белергә өйрәнә. Шуңа күрә бер тапкыр уйнаганда аңа ун төрле уенчык җитеп тора. Бала үсә барган саен, аның үсеше өчен кирәкле уенчыклар саны да арта бара. Әмма бу капчык-капчык уенчык җыярга кирәк дигән сүз түгел. Бер төр уенчыкларны җыеп куеп, бераздан шуларны ук чыгарсаң, балага гел яңалык бар кебек тоелачак.

 

Балага уенчык сайлаганда, нәрсәләргә игътибар итәргә?

– Базар, юл асты кичүе, шикле киоск кебек җирләрдән уенчык алырга киңәш ителми. Бәясе арзан булса да, зыяны күбрәк була. Шуңа күрә уенчыкны үз абруен саклый торган эре кибетләрдән алу хәерле.

– Сыйфатлы уенчыкның кабында СЕ тамгасы (Европа стандартлары буенча эшләнгән дигәнне аңлата. – Д.Г.) булырга тиеш.

– Уенчыктан авыр ис килсә, ул агулы пластик һәм резин кебек арзанлы, сыйфатсыз материаллардан эшләнгән дигән сүз.

– Уенчыкны ышкып карагыз. Буявы купса, кулга төсе йокса, аны сатып алмау хәерле.

– Артык каты тавышлы уенчыкларны да читләп үтегез. ГОСТ таләпләре буенча өч яшькә кадәрге балалар өчен сатылган уенчыкларның тавышы – 60 децибелдан, өч яшьтән зурракларныкы 65 децибелдан да катырак булмаска тиеш.

– Сыйфатлы уенчыкның составында поливинилхлорид (ПВХ) дигән матдә булмый. Бу матдә булмаган уенчыкның кабында «PVC free», «Составында ВРА юк», «Chlorine Free Label» дигән тамгалар була.

– Сыйфатлы уенчыкның җөйләре яхшылап эшкәртелгән булырга, буявы купмаска, йоны коелмаска тиеш.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү