1937 елның 20 гыйнварында Татарстанның Зәй районы Зичәбаш авылында туа. 1967 елда – Казан дәүләт университетын, 1975 елда Ленинград югары партия мәктәбен тәмамлый.
1968–1970 елларда – «Татарстан» телерадиокомпаниясендә соңгы хәбәрләр тапшыруы хезмәткәре. 1970–1973 елларда – Арча районы КПСС райкомының агитация һәм пропаганда бүлеге инструкторы. 1975–1983 елларда – Апас районының «Йолдыз» газетасы мөхәррире. 1983 елдан – «Социалистик Татарстан» газетасы хезмәткәре.
Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. 2017 елның 6 февралендә вафат.
«Буранлы яшен» (2001), «Керәшен геройлары» (2009), «Карендәшләр» (2001), «Без – бер тамырдан» (2002), «Ерактагы якын Чүпрәледә» (2003), «Урман акланы» (2017), «Сабый төчкереге» (2018) китаплары авторы.