Россия Президенты Владимир Путинның Америка журналисты Такер Карлсонга биргән интервьюсын “X” (элекке “Twitter”) социаль челтәрендә караулар саны 7 сәгать эчендә 60 миллионнан артып киткән.
Репостлар саны әлегә 156 мең тәшкил итә. 541,5 мең кеше “лайк” куйган. Шул ук вакытта соңгы 45 минутта ике сәгатьлек әңгәмәне 4 миллион тамашачы караган. “YouTube”та исә шушы вакыт эчендә караулар саны ярты миллионга артып, 2,5 миллионга җиткән.