Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» Илкүләм проекты кысаларында грант бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыкларын һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар арасында сайлап алу конкурсы башлану турында игълан итә. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Әлеге чара «Агростартап» программасы буенча «Фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында башкарыла. Ул кече хуҗалыкларның авыл хуҗалыгы җитештерүендә эшчәнлеген үстерү, авыл хуҗалыгы өлкәсенә кече һәм урта кече эшкуарлык субъектларын җәлеп итү, авылда эш белән тәэмин итүне арттыру өчен грант бирү максатыннан эшләнә.
Мәсәлән, ит һәм сөт терлекчелеге юнәлешендәге проектларга 5 млн сум (авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының бүленмәс фондына керткәндә 6 млн сумга кадәр) башка юнәлешләргә 3 млн сумга кадәр (авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының бүленмәс фондына 4 млн сумга кадәр керткәндә) бирелә.
Гаризалар һәм документлар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 31 мартка кадәр кабул ителә. Грант бирү тәртибе һәм документлар формалары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында «Фермерларга һәм авыл хуҗалыгы кооперативларына грантлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр» бүлегендә урнаштырылган.