Не прикольно! Халкыбызның бик «прикольный» халык икәнен аңлатмыйбыз

Авылда яшәүче бер танышның өй телефонына шалтыратам. Сабый тавышы җавап бирә. Мин инде моны сөйләндерергә тырышып:

– Исәнмесез!

– Здравствуйте!

Мин әле бик аңлап бетермим. Шулай да нәрсәседер сәер тоела.

– Хәлләр ничек? Үсеп буламы соң?

– Я не понимаю, сейчас папу позову, – ди.

Әтисе килгәч, сорыйм:

– Кунаклар бармыни? – дим.

– Юк, үзебезнең кыз ул.

– Татарча белмимени?

– Бик өйрәтеп булмады шул, – ди бу, – бераз гына белә инде…

Менә сез күз алдына китерегез. Татар авылы. Әтисе дә, әнисе дә – татар. Һәм шул баланы… татар теленә «өйрәтеп булмый»…

– Рус сүзләрен җайлырак үзләштергәч, шул якка киттек тә бардык инде, – ди бу минем гаҗәпләнүемә каршы. – Иң мөһиме сөйләшүе бит инде баланың. Ә теле аның рус ни, татар ни – аңлыйбыз бит.

Баланың сөйләшүе мөһим инде анысы. Тик үз телендә сөйләшүе тагын да мөһимрәк. Һәрхәлдә, бу миңа шулай тоела. Хәзерге авылларыбызда татарча белми торган буын үсеп килә икән бит.

Бер карасаң, мантыйк бозмый инде бу. Тәпи басу белән – интернетта, әти-әнисе русча белә… Балалар бакчасы булса – татарча түгел, мәктәпне әйткән дә юк…

Тик мин бер нәрсәне аңлый алмыйм. Балаларын шундый итеп үстерүче ата-аналарда аз гына булса да горурлык тойгысы, үз йөзеңне саклау теләге юк микәнни соң? «Балам рус булса, аңа яңа мөмкинлекләр ачылыр, дәрәҗәле эшләрдә эшләр, югары урыннарда утырыр», – дип уйларлык дәрәҗәдә ахмак түгелдер бит инде алар? Әллә шулай микән?

Кемдер мәктәп имтиханнарындагы күптеллелектән, БДИдан курка. Алга карап яшәү хуплана, әлбәттә. Тик бу бала үсеп җиткәнче ул БДИлар әллә ниләр эшләп бетәчәк әле. Хәтта ниндидер имтиханнан курку да үз телеңне оныттыру, үз халкыңны сату өчен сәбәп була алмый. Аннан соң… Дөньяда бернәрсә дә мәңгелек түгел, хәтта ярты Европаны яулап алган императорлар да. Кайсыларының хәтта кайда җирләнүен дә белүче юк…

Кайберәүләргә барыбер. Ну, була бит шундый җан ияләре… Өсте бөтен, тамагы тук булса, шул җитә. Тагын берничә сәбәп китерергә мөмкиндер. Тик барысының да нигезендә бер нәрсә ята: кешеләрдә милләт өчен җаваплылык тойгысы юк. Без күпме генә трибуналардан сөйләсәк тә, матбугатта чыгышлар ясасак та, бу халык аңына үтеп керә алмый. Ни өчен шулай соң?

Бер малай белән сөйләшәбез.

– Син татар малае бит, ник үз телеңне өйрәнмисең? – дим.

Иңнәрен җыера:

– А че там прикольного?!.

Без үз телебезнең, үз халкыбызның бик «прикольный» халык икәнен кешеләр аңына җиткерә белмибез. Бүген һәрбер татар белә торган спортчылар бар да, эстрада йолдызлары бар. Хәтта сәясәтчеләрдән дә бер-ике шәхес кенә таныш аларга. Шуңа күрә татар үлеп барган милләттер, аның карап сокланырлык бер шәхесе дә юктыр шикелле тоела. Һәм гади халык үзен әнисенең мескенлегеннән оялган бала хәленә куя. Ул я читләшә, я битараф кала. Татарлыкның кызыксындыру механизмы юк.

Хәтта тарихка карасаң да… Татарның киң билгеле ике генә шәхесе бар: Тукай дигән шагыйре бар да, Муса дигән батыры бар. Боларны бөтен кеше дә белә. Ишетеп булса да. Калганнарны гади халык арасында беркем дә белми диярлек. Үз өлкәсендәге шәхесләрне дә белүче юк хәтта. Беренче нефть эшкәртү заводын төзүче кеше татар Надир Уразмәтов булганлыгын нинди нефтьче белә икән? Яки СССРда беренче компьютер эшләүченең Бәшир Рәмиев икәнен? Ә бит тормышның татар эзе калмаган бер генә өлкәсе дә юк. Һәм һәр өлкәдә дә алар беренче яки бик югары дәрәҗәдә булган. Без үзебезнең югарылыгыбызны белмибез. Менә шушы шәхесләребезнең бөеклеген кешеләр аңына сеңдерә алсак, үз милләттәшләребезнең генә түгел, ә башка халык вәкилләренең дә татар буласы килер иде.

Ә бүгенге авылда ата-аналар татар телен балалары аягы белән дә таптарга маташалар.

Не прикольно! Ваще…

Марат Кәбиров


Фикер өстәү