Башкортстанда үзизоляция режимын май азагына кадәр озайтканнар. Бу хакта Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров оператив киңәшмәдә әйткән сүзләргә сылтама белән «Российская газета» хәбәр итте.
Ул муниципалитет башлыкларын апрель-май айларында үзизоляция режимында эшләргә өндәде.
Республикада үзизоляция режимы 2020 елның 31 мартыннан эшли.