“Роспотребнадзор” укучыларга күзләрен саклау буенча киңәшләр әзерләгән

“Роспотребнадзор” интернет аша укуга күчү сәбәпле, күзләргә умырткалыкка көч килү аркасында төрле авыруларга юл куймас өчен мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләренә киңәшләр эшләгән, ди хәбәр итә РИА Новости.

Ведомство белгечләре, изизоляция шартларында, балалар дәрес тыңлау өчен күп вакытларын компьютер артында утырып уздырырга мәҗбүр булган бер мәлдә, ата-аналарны йөрәк парәләрен телефон яки планшетта уйнаудан ничек тә биздереп, күбрәк өстәл уеннарына, китап уку, рәсем ясауга, иҗатка җәлеп итүгә чакыра.
Моннан тыш, белгечләр фикеренчә, баланың көндәлек режимында физкультура белән шөгыльләнүгә дә урын бирү бик кирәк. Моның өчен дәресләр арасында 10ар минутлык тәнәфес ясап, тәнне язу өчен яки күзләргә күнегүләр ясау шарт.
“Роспотребнадзор” хезмәтендә билгеләп үтелгәнчә, баланың эш урыны дөрес итеп көйләнгән булырга тиеш. Яктылыкның сул яктан төшүе, күзләр белән монитор арасындагы ераклыкның кимендә – 70 сантиметр, ә күзләрдән өстәлгә кадәрге ераклыкның кимендә 25 сантиметр булуы зарури. Төрле чирләрдән котылу өчен күзләрне киеренкелектән саклау бик мөһим.
Исегезгә төшерәбез: Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы COVID-19 коронавирусы таралуны, пандемия, дип игълан итте. Шуның аркасында Россиянең күп кенә төбәкләрендә, урамга чыкмыйча, бары тик өйдә генә утыруны күздә тоткан үзизоляция режимы кертелде.


Фикер өстәү