Татарстанда М7 юлында өч автомобиль бәрелеп, бөке хасил иткән. Бу хакта юл-транспорт һәлакәте шаһитлары сөйләде.
Юл-транспорт һәлакәте кичә кич республиканың Питрәч районында Мишә елгасы аша салынган күпер янында булган. Монда берьюлы өч автомобиль бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәте аркасында юлның бу өлешендә бөке хасил булган.