«Рәхмәт билгесе» премиясе алган Рашат Якупов: «Үзең белгәнне башкаларга өйрәтүнең бернинди авырлыгы да юк»

«Мин татарча сөйләшәм» акциясендә быел беренче тапкыр «Рәхмәт билгесе» дигән яңа премия булдырылды. Аны өч кешегә тапшырдылар. Бүләккә ия булучылар арасында Казанның татар һәм инглиз телләре укытучысы, «Теория» студиясендә татарча проектлар җитәкчесе Рашат Якупов та бар.

«Мин татарча сөйләшәм» акциясе активисты Рашат Якупов өчен бу көтелмәгән хәбәр булган. Әлеге премия нинди казанышлары өчен бирелде соң?
Оештыручылар әйтүенчә, «Рәхмәт билгесе»нә ия булучылар – гражданлык позициясен белдерүче кешеләр. Караңгы бүлмәдә нәрсәдәндер куркып утырганда, кемдер шул караңгылыкка кыю адым ясый. Безне шундый актив кешеләр илһамландыра, аларга иярергә кала.
– Үзем бернәрсә дә тәкъдим итмәдем. Оештыручылар төрле татар проектларында, «Сәлам» дәреслеге төзүдә катнашуымны һәм башка хезмәтләремне бәяләгән. «Татар Википедиясе»ндә администратор булып эшләдем, «Учим татарский язык» дип аталган интернет-блог алып барам. Анда бүген 60 меңнән артык кеше язылган. «Татарча сөйләшәм» хәрәкәтенең активисты буларак, икетеллелекнең үтәлеше, хаталы язулар буенча төрле оешмаларга хатлар яза идек. Болар – минем генә казанышларым түгел, команданың хезмәте, – ди Рашат Якупов, тыйнак кына итеп. – «Мин татарча сөйләшәм» акциясен көзгә кичектерү фикере дә бар иде. Өйдә утырган, рухи киеренкелек арткан көннәрдә аның онлайн форматта үтүе үзе бер бәйрәм булды. Әлбәттә, Бауман урамында җыелып сөйләшүләр башка, ләкин фикердәшләреңне ишетү, заманча җырлар тыңлау күңелгә рәхәтлек бирде. Америка һәм башка илләрдә яшәүче татар активистлары да чарага теләп кушылды. Татар мәктәбендә укып, БДИдан 400ләп балл туплаган Рамил Баһаветдинов, Актаныш егете Айдар Шәйхинның фикерләрен ишеттек.
Рашат әйтүенчә, татар телен үстерүне дәүләттән генә көтеп ятарга кирәкми. Бу эштә бер кеше генә дә катнаша ала. Моның өчен кулда смартфон булу да җитә.
Ул үзе укыткан урыс телле төркемнәрдә укучыларыннан телефонда нинди кызыклы кушымталар булдыруны теләүләре турында сораштырган. Кемдер татарча язу, кемдер фильмнар буенча тәкъдимнәрен җиткергән. Проектларны бергәләп тормышка ашырганнар. Укучылары белән «Ябалак» кушымтасы эшләгәннәр. Аннан бүген 10 мең кеше файдалана икән.
– Татар теле үсеше өчен иң мөһиме – татарча контент булдыру, телне кулланучылар даирәсен арттыру. Татар теле яшьләргә кызыклы булырга тиеш. Әйтик, тел киң кулланылмаган өлкәләрне үстерергә, төрле проект­лар булдырырга кирәк. Укучыларга төрле компьютер уеннары, заманча сериаллар, спорт чаралары кызык. Татарча контент булдырылса, алар телне кулланачак. Үзең белгәнне башкаларга өйрәтүнең бернинди авырлыгы да юк. Һәр кеше телне үстерүдә өлеш кертсә иде, – ди мөгаллим.
Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү