31 май – Химик көне. Бу уңайдан Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин фармацевтика, химия һәм нефть химиясе сәнәгате хезмәткәрләрен котлады.
«Татарстан данлыклы фәнни традицияләргә, илнең икътисади үсешен һәм финанс тотрыклылыгын тәэмин итәрдәй бик зур сәнәгать мөмкинлекләренә ия, – диелә котлауда. – Республикада фармацевтика, химия, нефть химиясе предприятиеләренең байтагы Европа һәм Россия Федерациясендә иң зур предприятиеләр буларак, көндәшлеккә сәләтле продукциянең яңадан-яңа төрләре белән базарга чыга. Бу – көндәлек тырыш хезмәт, һөнәргә тугрылык, эшкә җитди мөнәсәбәт нәтиҗәсе. Үз тормышын химия тармагы белән бәйләүчеләрнең һәркайсына нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим».