Социаль стипендия турында 5  сорауга ҖАВАП

  1. Улыбыз 9 нчы сыйныфтан соң Казан медицина көллиятенә укырга керергә җыена. Анда социаль стипендия бирәләрме икән?

Роза Харисова. Казан

Евгения Чернова, Казан медицина көллияте белгече:

– Бездә студентларга социаль стипендия каралган. Аны алу өчен гариза язып, кирәкле документларны җыярга һәм социаль яклау бүлегеннән белешмә алырга кирәк. Стипендия ятимнәргә, кереме яшәү минимумыннан кимрәк гаиләләрдән булган һәм башка категорияле студентларга түләнә. Күләме 800 сумнан башлана.

  1. Көллиятләрдә, югары уку йортларында укучыларга социаль стипендия түләнәме?

«Россия Федерациясендә мәгариф турында»гы Федераль закон буенча, һәр югары яки урта һөнәри белем бирү оешмасындагы студент, җәмгыятьтәге шәхси хәленә бәйле рәвештә, социаль стипендия алырга хокуклы. Стипендия көндезге формада һәм бюджет бүлегендә укучы студентларга билгеләнә, айга бер тапкыр түләнә. Күләме – 800 сумнан алып 960 сумга кадәр.

  1. Социаль стипендия кемнәргә каралган?

Түләүләр түбәндәге категориягә кергән студентларга каралган:

– балачактан инвалидлар, I һәм II группа инвалидлар;

– ятим, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган студентлар;

– өч елдан да ким булмаган контракт буенча хезмәт иткән студентлар;

– Чернобыль АЭСындагы һәлакәт аркасында радиациягә дучар ителгән студентлар;

– хәрби хезмәт вакытында алынган авыру нәтиҗәсендә инвалидлык алган затлар;

– кереме яшәү минимумыннан кимрәк гаиләләрдән булган студентлар;

– дәүләт социаль ярдәме алучы студентлар.

  1. Аз керемлеләр исәпкә алынамы?

Социаль стипендия гаиләнең бер әгъзасына исәпләгәндә уртача керем яшәү минимумыннан түбәнрәк булган студентларга түләнә. Студентның бюджет бүлегендә укуы мәҗбүри шарт булып тора.

  1. Социаль стипендияне алу өчен нинди документлар җыярга кирәк?

Кирәкле документлар:

– гариза;

– паспорт;

– гаилә әгъзаларының соңгы 3 айдагы керемнәре турында документлар;

– югары уку йортының көндезге формада, бюджет бүлегендә белем алуны раслаучы белешмә;

– соңгы 3 ай эчендә алынган стипендияләрнең барлык төрләре турында;

– студентка дәүләт тарафыннан исәпләнә торган социаль түләүләр алу турында (туендыручысын югалтканлыктан, инвалидлык буенча пенсия алучылар, аз керемлеләргә түләүләр һ.б.) белешмәләр.

 

Җавапларны Ләйсән Сафина


Фикер өстәү