«Барлык әҗәтләрен түләгәннән соң 16 мең сум акчасы калган кеше корбан чалырга тиеш»

 Корбан гаете якынлаша. «Корбан» сүзе «якынаю» дигәнне аңлата. Аллаһ ризалыгы өчен корбан чалып, шушы гамәлебез белән без Раббыбызга якынаябыз. Корбанны нинди ният белән чалырга кирәк? Вафат булган әти-әниең исеменнән корбан чалу тиешме? Корбан гаетенә ничек әзерләнергә? Мөфтинең рәсми органнар белән эшләү буенча урынбасары, «Кол Шәриф» мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов безгә шул хакта сөйләде.

– Коръәннең «Кәүсәр» сүрәсендә: «Раббың ризалыгы өчен намаз укы һәм корбан чал», – диелә. Бу – бөек Раббыбыз Аллаһы Тәгаләнең әмере. Шушы гамәле аша һәрбер мөэмин-мөселман Аллаһка шөкер кыла, Аңа рәхмәтен белдерә һәм шуның белән бик күп әҗер-саваплар да ала. Пәйгамбәребез (с.г.с.)нең бер хәдисендә дә: «Корбанның беренче кан тамчысы җиргә төшү белән, корбан чалучының гөнаһлары ярлыкана», – диелә. Сәхабәләр, корбанлык чалып, без нәрсәгә ирешәбез, дип сорагач, Пәйгамбәребез аларга, корбанлык тиресендәге йон төкләре санынча савап булыр, дип җавап бирә.

– Корбан чалу кемгә тиеш?

– Барлык әҗәтләрне түләгәннән соң 16 000 сум акчасы калган кеше өчен ул ваҗиб санала, ягъни эшләнүе мәҗбүри, шиксез үтәлергә тиешле гамәл булып тора. Корбанлык хуҗасы сарыкны үзе чалса, тагын да саваплырак. Чалыр алдыннан, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен дип ниятләргә онытмагыз.

– Корбан чалдыручы үзе була алмаса, бу эшне кемгәдер куша аламы?

– Диндә бу рөхсәт ителә.

– Быел үзем, киләсе елга әни яки хатыным исеменә чалдырам, диеп ниятләү дөресме?

– Корбан чалу өчен нисаб бар икән, иң әүвәл үзең өчен чаласың. Аннары гына икенче корбанлыкны әниең яки башка кеше исеменнән чалырга була, әгәр дә аларның нисабы җитмәсә. Монысын үтәмәсәң, гөнаһы юк. Хатыныңның яки әниеңнең нисаб күләме бар икән, алар үзләре чалдыра.

– Үлгән кешеләр өчен дә корбан чалдыручылар бар.

– Башта үзеңнең ваҗиб корбаныңны, аннан соң гына вафат булганнар исеменнән чала аласың.

– Бала әти-әнисенә корбанлык сатып алырга акча бирсә яки корбан чалырга сарык бүләк итсә, әҗер-савап кемгә языла?

– Барысына да языла, иншалла.

– Корбан гаете көнне нәзер корбанын чалырга рөхсәт ителәме?

– Алда әйткәнемчә, башта ваҗиб корбаныңны чалдырасың, шунысын үтәгәч кенә – нәзер корбанын. Әлеге корбанлык итен үзеңә калдырырга ярамый, таратып бетерергә кирәк.

– Эшләрем җайлансын иде яки сәламәтләним дигән ният белән корбан чалдырырга ярыймы?

– Корбан чалганда Аллаһтан сәламәтлек, тынычлык-иминлек, малларыбызның бәрәкәтен сорап дога кылырга ярый.

– Корбанлык малны карау һәм чалу буенча да аерым таләпләр бардыр.

– Матди мөмкинлеге булган мөселман кешесе ниятләгән корбан хайванына игътибарлы булырга тиеш. Аңа башка хайваннардан аерып, яхшырак ашату һәм тәрбияләү зарур. Корбанлык сарык авыру, аксак булмасын. Аны чалыр алдыннан пычакны үзенә күрсәтмәү хәерле. Пычак үткен булырга тиеш, бу хайван газапланмасын өчен кирәк. Аякларын бәйләп, башын кыйбла ягына юнәлтеп, корбанлык «бисмилләһи аллаһу әкбәр» дип дога кыла-кыла чалына. Каны чыгып, эшкәртелеп беткәннән соң, эче-башы, аяклары аунап ятмаслык итеп күмеп кую шарт.

– Корбанлык нинди булырга тиеш? Кайсы хайваннарны чалырга ярый?

– Корбан итеп дөя, сыер, сарык яки кәҗә кебек пар тояклы хайваннар гына чалына. Сарык һәм кәҗә берәр генә кеше исеменнән, ә сыер яки дөяне җиде кеше исеменнән корбан итү рөхсәт ителә. Әмма аларның барысы да исән кешеләр булырга тиеш. Берничәсе мәет исеменнән булса, дөрес түгел. Ниятләре дә дөрес булу шарт.

– Корбан чалу урынында хатын-кызның булуы гөнаһ түгелме?

– Саваптан гайре бернинди гөнаһы юк.

– Корбанлык алганда сатулашырга ярыймы?

– Ярый, әмма бәхәсләшергә, кычкырышырга ярамый.

– Корбанлыкның сөякләрен нишләтергә?

– Безнең халыкта, корбанлык итенең сөякләрен эткә бирергә ярамый, дигән ниндидер ышану бар. Бу дөрес түгел. Эткә курыкмыйча бирә аласыз, алар – Аллаһның мәхлуклары. Хайваннарны ашату шулай ук безнең өстә, аның өчен савап языла, гөнаһлар ярлыкана.

– Тиресен кая куярга?

– Аларны тапшыра аласыз, әмма сатып түгел. Хуҗалыкта куллана алмасагыз, тапшырып та булмаса, күмеп кую хәерле.

– Корбан итен ничек бүләргә һәм кемнәргә бирергә?

– Төгәл өч өлешкә бүлеп, берсен гаиләгә калдырырга, икенчесен туганнарга һәм күршеләргә, өченчесен мохтаҗларга һәм мескеннәргә таратыгыз. Матди мөмкинлегең бик чикле булганда, бөтен итне дә үзеңә калдыра аласың.

– Корбан итен күчтәнәч итеп биргәч, дога кылынамы? 

– Дога кылырсыз дип бирү килешми, чөнки ул Аллаһ ризалыгы өчен бирелә. Алучы дога кылса, хуплана, әмма дога кылмасалар, күңелне төшерергә кирәкми. Чалган корбанның ите дә, каны да Аллаһка ирешми, Аңа фәкать безнең тәкъвалыгыбыз һәм изге гамәлләребез генә ирешә.

– Корбан итеннән шашлык пешерергә ярыймы?

– Ярый, әмма хәмерсез мәҗлес булырга тиеш.

– Корбан гаетенә ничек әзерләнергә тиешбез?

– Ир-атлар госел-тәһарәт алып, матур, чиста киемнәр киеп, хушбуй сибеп, мәчеткә гает намазына баралар. Хатын-кызлар, таба исе чыгарып, тәмле ризыклар пешереп, аларның мәчеттән кайтканын көтеп тора. Чәй эчкәннән соң, корбан чалырга юнәләләр. Пәйгамбәребез (с.г.с.) гает көннәрендә Аллаһны күп итеп зикер итәргә кушкан.

 

Нисаб бәясе ничек исәпләнә?

Нисаб – 200 дирһәмгә, якынча 595 грамм көмешкә тигез була. Бүген бер грамм көмеш 27 сум тора. Димәк, нисаб күләме безнең акча белән якынча 16 мең сум була.

Корбан чалганда нәрсә ярый һәм нәрсә ярамый?

Дилбәр Гарифуллина

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы


Фикер өстәү