Казан ЦУМы янында хатын-кызлар өчен тәүге парковка ачылган

Башкалабызның ЦУМ кибете янында, Россиядә беренче тапкыр буларак, гүзәл затлар өчен автопарковка эшли башлаган. Кибетнең үсеш һәм арендаторлар белән эшләү бүлеге башлыгы Михаил Шутов әйтүенчә, сәүдә үзәгенә нәкъ менә хатын-кызлар акүбрәк йөри.

Шуңа күрә автоледилар өчен уңайлырак мәйданчык булдыру карарына киленгән дә инде. Һәр машина өчен гадәттәге 2,5 метр урынына 4,4 метрлы урын күздә тотылган. Парковка урыннары алсу төскә буялган. Яңа парковкада – әлегә 10 урын. Ихтыяҗ күп булса, аларның саны артачак, ди Михаил Шутов.

Мондый машина кую урыннары Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Швейцария һәм Көньяк Корея кебек илләрдә күптәннән эшләп килә икән инде


Фикер өстәү