Татарстанда участок полициясе хезмәткәрләренә һәм аларның гаилә әгъзаларына үз вазифасында эшләү чорында торак биреләчәк. Закон проекты алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының уникенче утырышында депутатлар тарафыннан кабул ителде, дип яза Татар-информ.
«Участок полициясе вазифасында эшләү чорында хезмәткәргә торак урыны бирү закон проекты нигезендә җирле үзидарә органнарының хокуклары исемлеген тулыландырырга тәкъдим ителә», — диде Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча парламент комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин.