Яше | Күрсәткеч |
Беренче этап:
1 – 3 ай |
Бала «агу», «гу» кебек төрле тавышлар чыгара. |
Икенче этап:
2 – 6 ай |
Бала әйләнә-тирәдәге тавышларга охшатып, төрле авазлар чыгарырга тырыша. Сөйләмендә «м», «п», «б» хәрефләре дә шәйләнә. |
Өченче этап:
12 айга кадәр |
Бала «әттә», «әннә», «әббә», «баба» кебек беренче сүзләрен әйтә. Хис-тойгыларын «ооо», «оу» кебек иҗекләр ярдәмендә белдерә. |
Дүртенче этап: 18 айга кадәр
|
Бала ким дигәндә 10 сүз әйтә ала; бер-ике гади сүзне бергә кушып әйтә, «юк» дия ала. |
Бишенче этап:
24 айга кадәр |
Бала 4-5 сүздә торган гади генә җөмләләр белән сөйләшә; бу чорда аның сүз байлыгы 50 сүздән тора. |
Алтынчы этап: 36 айга кадәр | Бала әйләнә-тирәдәге әйберләрнең исемнәрен атый ала; исем, җенес, яшь белән бәйле сорауларга җавап бирә. Бу чорда бала белән кыска гына әңгәмәләр дә корырга мөмкин. |