КФУда үтә нык һәм экологик асфальт-бетон уйлап тапканнар

КФУның геология һәм нефть-газ технологияләре институтында экологик асфальт-бетон өслеге эшләнгән, дип хәбәр итә университетның матбугат хезмәте.

«Бу алдан модификацияләнгән нефть коксы һәм яңа тоташтыручы материалны кулланып техник углерод нигезендә яхшыртылган асфальтобетон. Әлеге технология тирбәнеш барлыкка килү ихтималын киметергә һәм шуның белән бетон хезмәте срогын озайтырга мөмкинлек бирәчәк «, — дип сөйләде кафедра мөдире техник фәннәр докторы Алим Кемалов.

Яңа өслек экологиягә уңай йогынты ясаячак, ә аның нык булуы чокырлар булдырмаска ярдәм итәчәк. Моннан тыш, өслек янучан материалларны һәм аларның зарарлы элементларын куллануны да кире кага. Барлык технологик аспектларны үтәгәндә, әлеге эшләнмә энергетик яктан да отышлы булачак.

Хәзерге вакытта бәйләүче һәм региональ материаллар эзләү бара.

Фикер өстәү