Татарстанда бер әби оныгын тыңламаган өчен кыйнаган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Югары Ослан районында яшәүче 71 яшьлек әби 2020 елның апреленнән ноябрьгә кадәр 9 яшьлек оныгын кыйнап торган. Моңа баланың тыңламавын сәбәп иткән.
«Усал» әби турында хокук сакчыларына күршесе сөйләгән, ул очраклы рәвештә кызны кыйнаганны күргән булган.
Әбигә карата җинаять эше кузгатылган.