Фермер продукциясе кибет киштәләренә менә: «Җитештерә беләбез, сатарга өйрәнәсе калды»

Авыл хуҗалыгы темасына язучы журналист буларак, фермерлар белән бик еш очрашырга туры килә. Һәм алар белән сөйләшкән вакытта, күпчелеге җитештергән продуктларының кибет киштәләренә алып кереп булмавыннан зарлана. Әйе, бу – фермерларның иң авыр һәм үзәкләренә үткән проблемалары.

«Сыйфатлы ризык җитештерүгә ирештеләр. Сатарга гына өйрәнәселәре калды». Бу фикерне дә фермерлар белән көн саен аралашып торган җитәкчеләрдән әледән-әле ишетергә туры килә. Җитештергәнне ничек сатарга соң? Соңгы елларда бу темага Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аеруча зур игътибар бирә башлады. Министрлык вәкилләре белдерүенчә, моннан соң фермерларга үз продукциясен сату җиңеләячәк. Алар җитештергән ризыкларны хәзер ярминкәләрдә генә түгел, өй янындагы кибетләрдә дә табып була.

Министрлык кооперативлар аша җитештерүчеләрнең күләмен арттырып, отышлы сату юлларын табарга ярдәм итәргә омтыла.

– Моның өчен без сәүдә системасын җентекләп өйрәнеп, аның кагыйдәләрен ачыкладык. Шуннан соң аларны гамәлдә кулланып, берничә кооперативның ризыкларын Казан кибетләре киштәләренә кертү юлларын таптык, – диде авыл хуҗалыгы кооперацияләрен үстерү буенча компетенцияләр үзәге директоры урынбасары Ренат Мамаев.

Әлегә берничә фермер һәм кооперативларның продукциясен сәүдә челтәрләренә чыгара алганнар. Алар башкала кибетләрендә «Туган як» бренды астында тәкъдим ителә. Ягъни фермер продукциясен махсус эмблема аркылы эзләп табарга мөмкин булачак. Шунысын аңларга кирәк: биредә сүз «Магнит», «Пятерочка» һәм башка шуның ише эре кибетләр челтәрләре турында түгел, ә өй яннарындагы зур булмаган кибетләр турында бара. Ике ай эчендә 70 шундый сату ноктасы белән килешүләр төзелгән.

Бу эш барышында белгечләр каршылыклар белән дә очрашканнар. Кайбер фермерларның товарлары кибет киштәләрендә үз сатып алучысын таба алмаган. Монда, белгеч фикеренчә, җитештерүчеләрнең үзләренең дә гаебе бар:

– Балтач районының ит җитештерү цехының ризыклары кибетләрдә сатыла алмады. Без аларны кире алырга мәҗбүр булдык. Күпчелек очракта фермерлар, товарларын кибет киштәсенә китереп җиткергәч, эш бетте, дип уйлап ялгыша. Чынлыкта, җитештерүчеләр арасында көндәшлек зур. Һәм халыкны җәлеп итү юлларын да уйларга кирәк. Әгәр без кибетләргә трафик булдырмасак, Балтач ите кебек, күңелсезлеккә очрарга мөмкинбез.

Шуңа күрә иң элек җитештерүчеләрнең белемен арттыру юнәлешендә эш алып барырга булганнар. Моның өчен аларга ярдәмгә Агрополия платформасы һәм вебинарлар килә. Анда теләгән һәр кеше теркәлеп, белемнәрен арттыра ала. Бу эшкә хәтта Германия белгечләрен дә җәлеп иткәннәр.

– Киңәш бирүгә дә җитди карыйбыз, чөнки бу – шулай ук җаваплылык. Ягъни без фермерларга даими рәвештә ярдәм күрсәтәчәкбез. Аларның товарлар этикеткалары да матур, җәлеп итәрлек булсын, дип тырышабыз,  – диде Ренат Мамаев. – Без зур бер адым ясадык. Икенче адым – шәһәрлеләрне җәлеп итү, продукциягә ияләштерү.

Лаеш районында яшәп, кондитер һәм ипи-күмәч ризыклар әзерләүче Анар Мамедов: «Минем өчен файдасы булмаса, бу проектка кушылмас та идем», – ди. Эшмәкәр 2009 елдан эшли. Аңа кадәр дә үзләре җитештергән ризыклары төрле кибетләрдә сатылган булган. Хәзер ул аларны тагын 70 кибеттә тәкъдим итә ала.

– Мин моның бары тик уңай якларын гына күрәм. «Туган як» брендына кушылганда да бер авырлыгын тоймадым. Дөрес, этикетканы бераз үзгәртергә туры килде. Ләкин бу – вак-төяк мәсьәлә генә. Проектны шактый уңышлы дип әйтер идем, – ди эшмәкәр.

Киләчәктә әлеге проектка зур өметләр баглый белгечләр. Курслар, вебинарлар аша белемнәрен чарлаган фермерлар, кооператив әгъзалары сату алымнарына да төшенеп, шактый уңышка ирешерләр, ди алар.

Шәхси хуҗалыклардан азыктөлек сатып алу кешеләрнең авылда калуына һәм авылны үстерүгә этәргеч бирәчәк. «Бердәм Россия»нең Татарстандагы бүлеге Секретаре, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин партиянең «Россия авылы» проекты иҗтимагый советы киңәйтелгән утырышы йомгаклары буенча шулай дип белдерде. «Кооперация булдырып (авылда яшәүчеләрнең үзләреннән артып калган продукциясен җыю һәм сатып алу белән шөгыльләнә), бик дөрес эшләдек, дип уйлыйм. Кешенең үз хуҗалыгы белән шөгыльләнүенә кызыксыну тудыручы эш формасы буМинемчә, әлеге юнәлешне алга таба да үстерергә кирәк», диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Зөһрә Садыйкова

 


Фикер өстәү