Бер көн эчендә икенче хатын-кыз Татарстанда поезд тәгәрмәче астында һәлак булган, дип хәбәр итте Россия Тикшерү комитетының транспорт буенча Идел буе Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Дмитрий Захаров.
Бүген иртәнге сигездә Якты Күл-Зәй аралыгының 124 нче чакрымында гадәттән тыш хәл булды. Эш поезды астына хатын-кыз эләгә. Алган җәрәхәтләрдән ул шунда ук үлә. Һәлак булучыга 60 яшь. Аның шәхесе ачыклана.
Фаҗига шаһитлары сөйләвенчә, поезд хатын-кызныэ өстеннән чыккан.
Шулай ук бүген иртәнге җидедә Тихорецк — Вахитов арасындагы тимерь юлда бер хатын — кыз «Аэропорт-Казан» маршрутының электричкасы астында калган.
Һәлак булучыга якынча 50-60 яшь. Аның да шәхесе ачыклана. Хәзер әлеге фактлар буенча тикшерү эшләре бара.