Атна азагында Казанда кинәт кенә суытачак. КФУ метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе мөдире, профессор Юрий Переведенцев шулай дип белдергән. “Бездә хәзер җылы һавалы циклон хөкем сөрә. Ә менә атна ахырында Арктиканың суык һавасы үтеп керәчәк һәм һава температурасы кинәт кенә төшәчәк. Нормадан күпкә түбән булачак ул. Шул ук вакытта һава температурасы һәм басым бик нык “уйнаячак”, – дигән ул.
Норма буенча, 10 февральгә кадәр Татарстан башкаласында тәүлеклек уртача температура -12, -13 градус тәшкил итә. Әлегә ул — нормадан 10 градуска югарырак. Әмма шимбә – 6 февральдә суыта башлаячак һәм киләсе атнада да салкын булачак. Сишәмбе – 8 февральдә тәүлеклек уртача температураның чама белән -23 градус булуы көтелә. Бу – нормадан 10 градуска, ягъни ике тапкыр диярлек түбәнрәк дигән сүз.