Рөстәм Миңнеханов ришвәтчелеккә каршы көрәшне көчәйтергә кушты

Республика Президенты Россия Тикшерү комитеты Татарстан буенча идарәсенең йомгаклау коллегиясе утырышында ришвәтчелеккә каршы көрәшне көчәйтергә кушты.

Ведомство башлыгы Валерий Липский әйтүенчә, узган елда Татарстан судларына коррупциягә бәйле җинаятьләр буенча 670 эш тапшырылган. Бу 2019 елга караганда 64 процентка артыграк.

«Бүген икътисади һәм коррупцион җинаятьләргә каршы көрәшне көчәйтү аеруча мөһим», — диде Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү