Татарстанның ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре автоледиларны 8 Март бәйрәме белән котлады.
Республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр итүләренчә, Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан республика күләмендә бәйрәм чаралары уза. ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте яшь инспекторлары белән бергә хатын-кызлар идарә иткән машиналарны туктатып гүзәл затларны котлый, аларга бүләк һәм чәчәкләр тапшыра.
Машиналарын теркәргә килгән гүзәл затларны да тәбрик иттеләр. Автоинспекторлар ветеран хатын-кызларга, шулай ук юллардагы иминлек хакына үз гомерләрен биргән хезмәткәрләрнең якыннарына аерым игътибар күрсәтте.
Республика Дәүләт автоинспекциясе барлык хатын-кызларны бәйрәм белән тәбрик итә һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген искәртә.