Татарстан башкаласында яшәүчеләрнең яртысыннан артыграгы (56 проценты) эштәге җитәкчесен ихтирам итә. Бу күрсәткеч Россия буенча уртача күрсәткечтән 4 процентка зуррак. “Superjob” сервисы, сораштыру үткәреп, шундый нәтиҗәгә килгән.
“Казанда эшләүче халыкның 56 проценты үзенең җитәкчесен хөрмәт итә. Шул ук вакытта бу хис хатын-кызларга (60 процент, ир-атлар арасында – 47 процент) һәм 24 яшькә кадәргеләргә күбрәк хас (63 процент)”, – диелә тикшеренү нәтиҗәләрендә.
Ә менә респондентларның 2 проценты – “шеф”ына карата мәхәббәт, тагын 2 проценты – киресенчә, нәфрәт хисләре кичерә икән. Халыкның дүрттән бер өлеше исә –аңарга битараф.