Татарстан Гидрометеорология үзәгеннән хәбәр ителгәнчә, республиканың кече елгаларында су күтәрелә башлаган. Әмма әлегә хафаланасы юк: су биеклеге күпьеллык уртача күрсәткечләрдән кимрәк.
«Шулай да елгаларның таррак урыннарында боз бөкеләре хасил булу ихтималы бар. Суы җибәрелмәгән буаларга китү-ерылу куркынычы да янарга мөмкин», – дип кисәтәләр метеорологлар.
30 мартка алынган мәгълүматларга караганда, Казан янында Куйбышев сусаклагычында су биеклеге – 50,55 метр. Бу – узган елдагыдан 278 сантиметрга кимрәк, ә инде шушы датага күпьеллык уртача күрсәткечтән 114 сантиметрга биегрәк. Түбән Кама сусаклагычында исә су биеклеге – 63,12 м (2020 елдагы күрсәткечтән – 27 сантиметрга, күп еллык уртача күрсәткечтән 47 сантиметрга кимрәк).