Данил Сәфәров: «Хезмәт хакың бары тик ашарга һәм көн күрергә генә китеп бара икән, эшеңне алыштырырга кирәк»

Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсачы, диләр. Бу сүзләр бүгенге көнгә туры киләме соң? Бу юлы «Ни хәл?» сәхифәсе кунагының акча янчыкларына «күз салдык». Акча тота беләләрме? Әнә шул турыда сораштык.

Данил Сәфәров, журналист:

– Балачактан һәвәскәр нумизматика белән шөгыльләнәм. Иске акчалар җыям. Кайберләрен мәрхүм дәү әни бакчадан табып бирде. Дусларым экзотик илләргә барса, миңа сувенирга тәңкәләр алып кайталар. Акча ул – көчле энергетикага ия нәрсә. Һәм бу энергетика яхшыга да, яманга да эшләргә мөмкин. Үземне әзме-күпме акча тота беләм дип саныйм. «Акча акча эшләргә тиеш» дигән сүз белән дә килешәм. Әгәр дә хезмәт хакың бары тик ашарга һәм көн күрергә генә китеп бара икән, бу эшеңне алыштыру яки өстәмә керем турында уйларга кирәктер. Әле кредитка батып яшәүчеләр дә күп. Финанс ягыннан куркынычсызлык мендәре булуның никадәр мөһим икәнен пандемия  күрсәтте инде. Ким дигәндә ярты ел, ә иң яхшысы бер ел хезмәт хакы алмыйча яшәү запасың булсын, ди белгечләр. Килешәм.


Фикер өстәү