«Балалар үзләрен нык тотты»: 11 май фаҗигасе шәфкать ияләре күзлегеннән

Табиблар алдында кабат рәхмәт әйтеп, баш игән көннәребез. 11 майда Казанның 175 нче гимназиясендә булган коточкыч фаҗигадән соң республика хастаханәләренә «ашыгыч ярдәм» машиналарында яралы балалар һәм газизләренең гомерләре өчен куркуга сабышкан ата-аналар агылды. 250ләп медицина хезмәткәре – табиблар, шәфкать туташлары, психологлар, санитаркалар һәм башкалар – барысы да атыш вакытында зыян күргән балаларның гомерләрен саклап калу өчен тырышты. «ВТ» шушы «канлы сишәмбе»дән зыян күрүчеләрне тормышка кайтарган шәфкать ияләре белән сөйләште.

«Балалар үзләрен нык тотты»

Вакыт кадере аз чагында беленә. 11 май көнне дә мизгелнең ни дәрәҗәдә кадерле булуы аеруча нык сизелде. Республика балалар клиник хастаханәсе, фаҗига урыныннан гомерләренә куркыныч янаган балаларны китерәләр, дигән хәбәрне алуга, барлык көчен эшкә җигеп, аларны каршы алырга әзерләнә башлый. Хастаханә карамагында булган 13 операция бүлмәсенең җидесен җәелдерәләр, бер-бер хәл булса, өстәмәләрен дә җәлеп итәргә мөмкинлекләре була. 10 минут дигәндә хастаханә дә, хезмәткәрләр дә тулаем әзерләнеп бетә. Шул мизгелдән һәр сабыйның гомере өчен көрәш башлана…

Республика балалар клиник хастаханәсенең хирургия буенча баш табиб урынбасары Михаил Поспелов сөйләвенчә, алар кулына эләккән беренче пациентның хәле коточкыч авыр була.

– Малай үлем газапларын (агония. – Ред.) кичерә иде дияргә мөмкин. Аны кире тормышка кайтара алдык, йөрәк-үпкә реанимациясе ясадык, интенсив терапия үткәрдек. Хирурглар бу баланың гомере өчен 6 сәгать көрәште, – ди белгеч.

Корсак куышлыгы, күкрәк читлеге җәрәхәтләре, сөяк сынулар, башка төрле яралар белән хастаханәгә берсе артыннан берсе балалар агыла башлый. Зыян күрүчеләргә ярдәмне бер үк вакытта күрсәтә табиблар.

— Бу куркыныч сәгатьләрдә 250дән артык медицина вәкиле хезмәт куйды. Монда Республика балалар клиник хастаханәсе хезмәткәрләре дә, безгә ярдәмгә дип ашкынып башка хастаханәләрдән килгән хезмәттәшләребез дә булды. Күпме балалар киләсен белмәдек, шуңа да резерв өчен дип, өстәмә табиблар чакырттык, – диде Михаил Поспелов. – Барлык табиблар да бер максат өчен тырышты: балаларны үлем тырнагыннан алып калырга, икенче тапкыр тормыш бүләк итәргә, яшәү мөмкинлеге бирергә кирәк иде.

Михаил Поспелов

Табиб фаҗигадән зыян күргән балаларның батырлыгына соклануын да белдерде:

– Алар үзләрен искиткеч дәрәҗәдә нык итеп, лаеклы тотты. Үзләре кичергән коточкыч вакыйгадан куркуларын күрсәтмәскә тырышты. Алар – чын каһарманнар! Билгеле, аларда шок иде. Психологларыбыз кичекмәстән балалар һәм ата-аналар белән шөгыльләнә башлады.

Гомумән, психологлар, психиатрлар 175 нче гимназиянең бер генә укучысын да бу кайгыда ялгызын калдырмады. Аларның һәркайсы медицина хезмәткәрләре контролендә. Михаил Поспелов әйткәнчә, көн саен мәктәп укучыларына шалтыратып торалар, белгечләр өйләренә килеп йөри. Хәзер бит тән җәрәхәтләрен генә түгел, күңел яраларын да дәваларга, рухны ныгытырга да кирәк… Ул яралар озаграк төзәлә бит әле ул.

Уртак кайгы берләштерә. Михаил Поспелов моның буш сүзләр булмавын искәртә. Бөтен республика бу фаҗигане үзе аша кичерде.

– Бүтән кешенең кайгысына битараф кешеләр юк безнең илдә. Хастаханәләргә балаларны кабул итү турындагы хәбәр таралуга, берничә минуттан инде кешеләр мөрәҗәгать итә башлады. Кан бирергә теләүчеләр шулкадәр күп иде. Яшьләр дә, олы кешеләр дә… 11 майда 100ләп донордан кан алынды. Алар да борчылды, әмма булышырга һәркем әзер иде, – дип, бу коточкыч вакыйгадан соң ярдәм кулы сузган кешеләргә рәхмәтен җиткерде табиб.

Шөкер, Казанда калган балаларның берсе дә реанимациядә түгел хәзер. Җан сыкрауларына карамастан, сабыйлар елмая да башлаган, сөйләшә, ачык йөзле булырга тырыша.

— Көннәр төнгә ялганып буташкан иде инде. Мин эштән чәршәмбе киттем. 11–12 майда беркем дә эш урыныннан китмәде. Һәр белгеч биредә иде, кемдер кизүдән соң да калды, ял иткән җиреннән чакыртылды. Хәтта инде бездә күптән эшләмәүче белгечләребез дә, шалтыратып, үз ярдәмнәрен тәкъдим итте. Бу бердәм, оешкан төстәге эш иде, – диде Михаил Поспелов. – Безнең алда җитди бурыч – һәр баланың гомерен саклап калу. Без моны башкарып чыга алдык, шөкер. Иң авыр хәлдә булганнарны да үлем тырнагыннан йолкып алдык.

«Әниемә: «Барысы да яхшы!» дип әйтегез»

Республика балалар клиник хастаханәсе белгечләренә бу авыр вазгыятьтә ярдәмләшергә дип Республика клиник хастаханәсенең 14 табибы да килә. Тар белгечлеккә караган табиблар кирәк була: торакаль һәм йөрәк-кан тамырлары хирурглары, травматологлар. Бер минут дигәндә күрше бинага килеп тә җитәләр.

Республика клиник хастаханәсенең 2 нче торакаль хирургия бүлеге мөдире Евгений Тришин җитәкчелегендәге хирурглар Мәскәүгә җибәрелгән 14 яшьлек малайга операция ясауда катнашкан. «Малайның үпкә читлегенә зур зыян килгән, уң як үпкәсе җәрәхәтләнгән иде. Операция уңышлы узды, без кулыбыздан килгәнне эшләдек, аннан соң баланы Мәскәүгә озаттык. Хәзер хәле тотрыклы», – диде табиб.

Яшерми: фаҗига турында ишетүгә, Евгений Тришин үз балалары турында уйлап куя. «Минекеләр хәзер кайда икән?» – дип уйладым. Курку булды инде ул. Аннан нарасыйларын югалткан ата-аналарга, фаҗигадә зыян күрүчеләр өчен борчылу хисе туды», – дип уртаклашты табиб.

Җебеп төшмичә, җыелып, үзең турында онытып, игътибарны чит кешеләрнең сабыйларына күчерергә туры килә. Әмма бу очракта табибларның берсе дә балаларны «безнеке» һәм «читнекенә» бүлмәде. «Барысы да үзебезнеке иделәр», – ди бит алар бертавыштан.

Евгений Тришин белгечләр командасының эшенә «бишле» куярлык дигән фикердә. Берәү дә коткыга бирелмәгән, куркып калмаган, һөнәри осталык күрсәткән.

Табиб балаларның сабырлыгын һәм кыюлыгын да билгеләп үтте. «7 яшьлек бер малай үзен нәкъ чын ир-атларча тотты. «Борчылмагыз, барысы да яхшы. Әниемә дә әйтегез, минем белән барысы да яхшы икәнен белсен», – диде ул бала», – дип соклануын белдерде Евгений Тришин.

P.S. Без дә үз чиратыбызда фаҗига көнендә һәм аннан соң да зыян күрүчеләргә, ата-аналарга, балаларга ярдәм күрсәткән барлык шәфкать ияләренә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Сез – безнең заман каһарманнары! Баш иябез һәм мондый фаҗигаләрнең бүтән беркайчан да кабатланмавын телибез!

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү