Тукайның урыны подвалдамы?

– Массакүләм мәгълүмат чараларыннан билгеле булганча, Актаныш районы мәдәният йорты каршына  Габдулла Тукай һәйкәле куелган булган. Аннан ул урыныга Әлфия Авзалова һәйкәлен куйдырганнар. Әлфия Авзалова һәйкәлен куярга урын булмаган, ахрысы. Габдулла Тукай 135 еллык юбилеен подвалда каршылаган. Мондый аянычлы хәлнең татар иле – Татарстанда булуы бигрәк тә кызганыч. Бу гаделсезлеккә нинди аңлатма бирелер икән?

Сәгъдулла Шәйхулла, Казан

Актаныш район советы аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов:

– Габдулла Тукай сыны чыннан да алынды, ләкин реставрациягә. Һәйкәлләр дә тәрбияне, карап торуны сорый. Реставрациядән соң ул китапханә каршына куелачак. Районның санэпидстанция бинасы китапханә өчен бушатылды, әлегә анда ремонт эшләре бара. Тукай һәйкәле дә шушы китапханә каршындагы мәйданга урнаштырылачак.

Фото бизәү өчен бирелде: obzor174.ru


Фикер өстәү