10 меңнән артык кеше математикадан БДИ тапшырган

Бүген республикада математикадан БДИ үтте. Анда 10 меңнән артык кеше катнашкан. Шуларның 9367се – быелгы, 584е – узган елгы чыгарылыш укучылары һәм 55е – көллият һәм техникумнарны тәмамлаучылар. Сәламәтлек чикләнгән 116 кеше белемен сынаган.

Мәктәпләрдә – 81, өйдә 14 имтихан пункты эшләгән. Барлык аудиторияләрдә онлайн-видеокүзәтү оештырылган.

Быел аттестат алу өчен рус теле сынавы да җитә. Профильле дәрәҗәдәге математика вузларга укырга керү өчен кирәк. Анда чик балл – 27 балл.


Фикер өстәү