Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әнкарада Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Әрдоган белән очрашты.
“Кыяфәтегез шәп. Матур”, – дип каршы алды Әрдоган Рөстәм Миңнехановның милли стильдәге киеменә игътибар итеп.
«Безнең элемтәләр Россия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән Татарстан-Төркия сәүдә-икътисади һәм инвестицион хезмәттәшлекне үстерүгә яхшы этәргеч бирә. Без дәүләтләребез арасында нәтиҗәле бәйләүче буын булырга тырышабыз. Якларның киләчәктә дә багланышларны үстерергә әзер булуы мөһим», – диде Рөстәм Миңнеханов.